ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Татар матбугаты

"Менә шундый Зәйнәб инде мин…" - Зәйнәб Фәрхетдинова турында "Казан утлары"

14 июнь 2017, 21:16 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова истәлекләреннән өзекләр.

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", "Казан утлары", Гөлгенә Кәримова). Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова истәлекләреннән өзекләр.

Балачак, туган як, әни… Юк, башта ӘНИ, аннары ТУГАН ЯК һәм БАЛАЧАК… Мин тәмле төшләр күреп йоклап ятам. Шулчак кемнеңдер җылы кулы минем чәчемнән сыйпап алды, аннары аркамнан сөйде.

Әнием куллары! Меңнәр арасыннан да таныйм бит мин бу кулларны – бары әнием генә шулай иркәли, ярата мине. «Кызым, тор әле, әкияттәгедәй матурлык күрсәтәм үзеңә…» – әниемнең болай да назлы тавышы бигрәк тә сихри яңгырады бу юлы. Әллә төш кенәме бу? Өнем икән – куллар мине җиңелчә генә кытыклап та алдылар. Күз кабакларым таш белән бастырып куйган кебек авыр булсалар да, ачылдылар – янымда, чыннан да, елмаеп әни басып тора. Ул: «Әйдә, кызым», – дип кулын сузды, караваттан торгызды. Өстемә җылы кием кигезде дә мине җитәкләп ишегалдына алып чыкты. Мин – йокысыннан һаман да уянып җитмәгән унбер яшьлек кыз – берни аңламыйм, нәрсә күрсәтергә җыена икән, дип уйлыйм. Әнием мине кочаклап алды да, бакчабыздагы агачларга кунган кошларга ишарәләп: «Тыңла, балам, ничек сайрыйлар, тирә-ягыңа күз сал – нинди гүзәллек! Таң атканда гына ишетеп, күреп була бит моны, тыңла, кара…» – диде. Мин башта әниемә сәерсенеп карап алсам да, аның әйткәннәренә колак салып, кошлар җырына игътибар иттем һәм аларны ишеттем! Чыннан да, бик матур сайрашалар, тик нәрсә турында шулай серләшәләр, җырлыйлар икән соң алар?! Тирә-якка күз салдым. Кояш әле чыгып кына килә. Үзе бер рәхәт икән карап тору – табигать нинди хозур… Мин йокымнан тәмам уяндым. Аннары бакчабыз артындагы Ык буена төшеп киттек. Анда да таң атканда дөнья бөтенләй башка, мондый гүзәллекне беренче мәртәбә күрәм. Кошлар ансамбле өздерә генә, һич туктамый агучы Ыгыбыз да кабатланмас тавышы белән аларга кушыла. «Тыңла, балам, тыңла…» Тыңлыйм, әни, тыңлыйм… Өйгә кайткач, әни яңа савып кергән сөт эчерде – кичке сөткә караганда тәмлерәк икән бит таңнан сауганы. Аннары ул: «Хәзер инде ятып йокласаң да була», – дип, кире яткырды. Зуррак үскәч, таңның гүзәллегенә шулай бергәләп сокланып торганда: «Иң матур чакны йоклап уздыра шул күпчелек. Бөтен кеше дә һәр яз, җәй таңында шушы гүзәллеккә хозурланып, шушы матурлык белән көнен башлап җибәрсә, дөньялар да бөтенләй башка булыр иде, бәлкем. Яратырга кирәк, ярата белергә кирәк…» дип әйткәннәре әле дә истә әниемнең. Ә колакта һаман да аның сүзләре: «Тыңла әле, балам… Тыңла әле… Тыңла әле…»

Кошлар сайравын, табигатебезнең хозурлыгын сагынып еш кайтам мин авылыма. Еллар узган саен тагын да ныграк тарта ул мине. Туган нигез, туган йортымның ишегеннән инде йөгереп чыгып каршылаучылар юк. Хәер, бар икән – әнә балачагым кул изи… Хатирәләр исә авылга килеп керүгә үк арттан калмый йөгерәләр. Әни, әти һаман да исән кебек тоела миңа авыл өе бусагасын атлап кергәндә. Аларның кул җылысы сеңгән диварларны кабат-кабат тотып карыйм, әнием кебек, йортка яктылык иңдерүче тәрәзләрне сыйпап алам… Зиратка, каберләренә барып үзләре белән дә сөйләшеп кайтам… Ихатабызның ишегалдында кое бар – дөрес, заманча эшләнгән, өскә торба буенча менә, чиләккә чишмә суы кебек челтерәп ага. Минем өчен андагы судан да тәмлерәк су юк. Кое, суын алмый торсаң, елдан-ел кимеп, кибеп юкка чыга, диләр. Әмма йөрәктәге, күңелдәге хатирәләр беркайчан да кимеми, кипми… Якты истәлекләрем мөлдерәмә тулып, чишмә кебек челтерәп түгелделәр әле менә – тыңлагыз сез дә! Аларда сабый, яшүсмер, бүгенге Зәйнәб күзлегеннән тасвирлаулар бер-беренә үрелеп, берсе икенчесен алыштырып баралар…

Мин гомерем буе сусап яшим. Авылым һавасына, Ыгыма… Берәр җиргә китсәм, Казаныма, якыннарыма сусыйм, сагынып кайтам. Аннары янә тамашачыма, сәхнәләргә сусап, кабаттан озын, ерак юлларга чыгам. Алар да минем моңнарыма, җырларыма сусап, үз яннарына дәшәләрдер, чакыралардыр кебек. Кадерле кешеләрем, газиз Ватаным да мине сабыр гына сусап көтәләрдер…

Халык телендә «өч көнлек дөнья» дигән гыйбарә бар. Ә мин аны үземчә «бер көнлек дөнья» дим. Нигә? Чөнки хәзер вакыт күпкә җитезрәк. «Бүген җир дә кояш тирәсендә тизрәк әйләнә», – дип әйткән Клара апа Булатова сүзләре белән дә тулысынча килешәм. Ходай чынлап та безне җир йөзенә бары вакытлыча, сынар өчен генә җибәргән. Ә җиһанга туган һәркемне бәхет, шатлык буларак кабул итәләр. Ә аннары һәркемнең үз көне, үз җыры…

Бәхет өчен күп кирәкме?

– Бәхет ни ул? Бәхет өчен күп кирәкме? –
Җавап эзлим, үткәннәргә карыймын да.
– Әниемнең мин – кызына җан өрүе,
Яратуы, ятканда ук карынында.

– Бәхет кайда? Бәхет өчен күп кирәкме? –
Дип сорадым яшьлегемнең таңнарыннан.
– Тиң яр булса, сайлаганың юлдаш итеп, –
Гомереңнең һич курыкма саннарыннан…

– Бәхет ни ул? Бәхет өчен күп кирәкме? –
Уйга чумдым, туктадым да юлларымда.
– Саулык бирсә Ходам, әгәр якыннарым
Булса янда, агылырлар җырларым да.

Бәхет телик, бәхет бирик, бәхет җитсен
Әниләргә, балаларга, җан дусларга.
Беркемне дә бәхетеннән мәхрүм итмик,
Бәхет булыйк бу дөньяда якыннарга.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр