ҺАВА ТОРЫШЫ -22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Башкортстан Милли паркы символы булган аю баласына исем кушканнар

14 июнь 2017, 08:19

Башкортстан Милли паркы символы булган аю баласына исем кушканнар Аю баласына Аюхан, Сан Саныч, Башкир кебек кушаматлар тәкъдим ителгән булган.

(Казан, 14 июнь, "Татар информ"). “Башкирия” милли паркы үз символы булган аю баласына исем сайлау буенча бәйгене тәмамлады. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Социаль челтәрләрдә тавыш бирү барышында аю баласына Аюхан, Айман, Башкир, Урал, Таганай, Сан Саныч, Медолюб кебек кушаматлар тәкъдим иткәннәр. Кыргый башкорт (Дикий башкир) дигән сүзнең өлешләреннән җыеп, Дибаш дип куйыйк диючеләр дә булган.

Нәтиҗәдә, күпчелек тавыш бирүчеләрнең фикере буенча, аю баласына бик яңгыравыклы кушамат – Алтын дип кушканнар.

Котык-Сумган карст тау куышлыгы

Милли парк символы булган – бал кисмәге кочаклап торган алтынсу-сары төстәге аю баласы Алтын дип аталачак. Шушы ук кушаматны яз көне урманчылар табып алган ятим аю баласы да йөртәчәк. Ятим аю баласы Алтын әлегә паркта, Тыва Республикасыннан китерелгән тагын бер нәни иптәше – Адыг (тува телендә – аю) белән яши.

Белешмә. “Башкирия” Дәүләт табигать милли паркы 1986 елда булдырылган. 1995 елдан ул федераль күләмдәге махсус саклана торган табигать биләмәсе булып тора. Әлеге парк Көньяк Урал тау урманнарының тиңе булмаган табигый җыелмасын саклауга юнәлтелгән.

Биләмәсенә өч административ район: Мәләүез, Күгәрчен, Бөрьян районы җирләре керә. Биләмә тирәсендә 3,8 мең кеше яши торган 15 торак пункты бар.

Милли парктың гомуми мәйданы 92,0 мең га. Шуның 83,2 мең гектары (гомуми мәйданның 90,4 %ы) милли парк карамагына бирелгән.

Ел әйләнәсендә парк биләмәсендә 30 меңгә якын кеше була. Туристларны бигрәк тә Агыйдел, Нөгеш елгалары, Котык-Сумган, Нөгеш сусаклагычы үзенә җәлеп итә. Котык-Сумганга туристлык маршруты эшләнгән. Аңа 36 карст тау куышлыгы, карст туннеле, күпер, төрле зурлыктагы чоңгыллар, коелар, чишмәләр керә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр