ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда кыргыз рәссамнары күргәзмәсе ачылды
Миңгәрдә Сабан туе 1 июльдә булачак
Казанда кызларга һөҗүм иткән Илфак Галиев 22 елга ирегеннән мәхрүм ителде
Республикада уңыш югалту турында сөйләргә иртәрәк — министр урынбасары
Советлар Союзы һәм Россия Геройларына җир кишәрлекләре бирү хакында канун кабул иттелде

Татар матбугаты

Бала - Алла урынында, ә укытучы?.. яки бар да Тәрбиядән тора - "Мәгариф" журналы

11 июнь 2017, 13:12

Бала - Алла урынында, ә укытучы?.. яки бар да Тәрбиядән тора - Саба районы Шәмәрдән лицеендагы укучы һәм укытучы арасындагы бәрелеш социаль челтәрләрдә бик каты бәхәс кузгатты.

(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", "Мәгариф", Раушания Хөснетдинова). Саба районы Шәмәрдән лицеендагы укучы һәм укытучы арасындагы бәрелеш социаль челтәрләрдә бик каты бәхәс кузгатты. Шәрехләүчеләрнең зур күпчелеге укытучыны яклап чыгуга карамастан, соңгысы инде бүген эшеннән азат ителде.

“Мәгариф” журналы гасырдан артык бай тарихы булган, мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр өчен нәшер ителә торган, бүгенге көндә белем һәм тәрбия бирүдә алдынгы тәҗрибәне таратучы бердәнбер басма буларак, әлеге гадәттән тыш вакыйгадан читтә калмаска булды.

Сер түгел, укучы һәм укытучы арасындагы мондый низаглар бик еш булмаса да, ил күләмендә анда-санда кабынып тора. Аларның халык арасында киң таралуына, әлбәттә, заман технологияләре “гаепле”. Һәр бала кулында телефон, ә менә ул аны дәрестә үзе белән алырга, кулланырга хокуклымы икән?! Әлеге язманы әзерләгәндә мин, беренче эш итеп, Саба районы Шәмәрдан лицее директоры Шамилов Илшат Мирдәхмәт улы белән элемтәгә кердем. Журналистлардан туеп, сөйләшмәс тә инде дигән уйларым юкка булды, мәктәп җитәкчесе һәр соравыма тулы итеп җавап бирде.

— Кесә телефоннарын мәктәптә ничек куллану турында аерым күрсәтмәбез бар, — диде ул. — Тәнәфес вакытында әти-әнигә генә шалтыратырга рөхсәт ителә. Дәрес вакытында телефон сумкадан алынырга тиеш түгел, видеосъемка, гомумән, рөхсәт ителми.

Хәер, әлеге видеокадрлар булган эшкә йомгак кына бит инде. Әлеге матавыкның үзенә тукталып китик. Педагог VII сыйныф егетләре белән технология дәресе үткәрергә җыена. Ләкин бер укучы тыныч кына дәрес башлау белән риза түгел, башта партадашын, аннары алар арасына кергән укытучыны да ямьсез сүзләр белән кимсетүдән тайчынып тормый. Шулай итеп, сүз көрәштереп башланган конфликт куерганнан-куера барып, укытучы тәртипсезне берничә тапкыр идәнгә алып салырга мәҗбүр була, ләкин тегесе тынычлану урынына начар сүзләр белән һөҗүм итүен дәвам итә. Инцидент 40 минутка якын дәвам итә. Калган укучылар нинди дә булса яңа һөнәргә өйрәнәсе урында әлеге матавыкны күзәтергә мәҗбүр. Аларның үз-үзләрен тотышларында аптырау, югалып калганлык сизелә. Берсе, Спилбиргның җанатары диик инде телефонга төшерә, кайбер башлыраклары очлы инструментларны ераграк яшерә, ни дисәң дә хезмәт кабинеты, видеодан күренгәнчә, агач кисәкләре дә, чүкеч, ачкыч, кайчы да, бар да шунда гына…

Инде һәркемне борчыган иң төп сорауга күчик: укытучы үзен дөрес тотамы, гомумән, мондый конфликт килеп туса нинди чара күрергә, бу хәлдән ничек чыгарга кирәк?

Шәмәрдан лицее директорын тыңлап карыйк.

-Мондый хәл килеп туа икән, аның кискенләнгәнен көтеп тормыйча, завуч яки директорны чакырырга кирәк. Әлеге укытучы күп еллар мәктәптә эшләгән тәҗрибәле педагог, ул һич кенә дә мондый вакыйгага юл куярга тиеш түгел иде. Башта ул аңа линейка белән янап, психологик басым ясый, ике яклап та, агрессия артканнан-арта, аннары инде физик көч куллана. Әлеге вакыйганың март башында ук булганы беркемгә дә сер түгел. Ютубтан видеоролик минем үземә килеп иреште. Без һәр якны да бер өстәл артына җыеп, зур сөйләшү үткәрдек. Һәркем үзенең гаебен аңлады, гафу үтенде, тиешле чаралар күрелде. Ләкин күптән түгел генә прокуратураның бу вакыйга буенча тикшерү башланганы билгеле булды. Баксаң, безгә килгән ролик тулысынча булмаган, укытучының көч кулланып, аны идәнгә салуы киселеп калган. Укучы үзен ничек кенә тотса да, укытучы мондый адымга барырга тиеш түгел. Ул бүген эшеннән азат ителде.

Тагын шул совет заманын искә төшермичә булмый. Укытучыларга булган хөрмәт һәм ихтирам турында язып та тормыйм, чынлап та, шундый заманалар булды микән дип, икеләнеп тә куям, ә менә балаларны шуның хәтле үсендерү, Алла урынына күрү юк иде. Укучы дәрестә үзен әшәке тотса, ахыры ничек тәмамланасы билгеле: ПДНга учетка кую, махсус мәктәпкә күчерү, алай да төзәлмәсә колония… Хәзер балага тырнак белән чиертергә, сүз әйтергә ярамый, алар үз хокукларын бик яхшы беләләр һәм файдаланалар, ә бурычларын үтәтергә без — зурлар инде куркабыз. Нинди генә инциндент булса да укытучы гаепле, укытучы эштән куыла, әле җаваплылыкка тартылырга да мөмкин. “Нишләп балалар хәзер шундый усал, укытучыларга, олыларга карата аларда ихтирам юк?”, — дип сорамыйча түзә алмадым Илшат Мирдәхмәтовичтан.

— Үзгәртеп кору елларында туган балалар үсеп, үзләре ата-ана булдылар. Шул буынның балалары аерылып тора. Ә менә хәзер башлангычта укучылар икенче төрле.

Бәхәсле фикер әлбәттә. Тик шулай да, баланың җәмгыятьтә үз-үзен ничек тотышы гаиләдә ата-ана тәрбиясенә бәйле булды, шулай булачак та. Ә мәктәп үз чиратында гаиләдә салынган тәрбия оеткысын тагын да үстерергә, күбәйтергә тиеш. Әгәр дә мәгариф учагында белем бирү генә түгел, ә тәрбия бирү дә яхшы куелган икән мондый хәлләр килеп чыкмасына өмет зур.

Әлеге язманы әзерләгәндә төрле мәктәпләрдә белем бирүче, төрле яшьтәге педагогларга, пенсиядәге укытучыларга, психологларга “Бу очракта укытучы нишли ала?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем. Һәр респондент та башта ук, тиз генә җавап бирә алмыйча, аптырап калды. Минем карашка игътибарга лаек җавап бер генә булды, аны мәктәптә әле алты ел гына эшләүче яшь укытучы әйтте: “Арадан яхшы, төпле укучыны сайлап алып, завучлар яки директор артыннан җибәрергә”.

Гомумән, укытучылар, тәрбиячеләр мондый хәлләргә әзер булырга, нинди чара күрергә, нинди адым ясарга кирәклеген белеп торырга тиеш. Бүгенге көндә алар белән бу өлкәдә бернинди тренинглар да, укулар да үткәрелми. Ә аларны үткәрү хәзер инде заман тәлабе.

Сүз уңаеннан: Сабаның Шәмәрдан мәктәбе “Республиканың иң яхшы 20 авыл мәктәбе” исемлегендә; “Яңа уку елына иң яхшы әзерлекле белем бирү оешмасы” бәйгесендә җиңүче; күптән түгел “Иң уңышлы мәктәп” номинациясендә федераль грант откан. Бүгенге көндә әлеге инциндент буенча прокуратура органнары тикшерү алып бара. Лицей директорына, аның урынбасарына кисәтү ясалган. Хезмәт укытучысының эше судка кадәр барып җитәргә мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр