ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиевка ТИСБИ идарә университетының мактаулы профессоры исемен бирделәр
Казанда «Россия һәм ислам дөньясы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза
Алга таба да ислам илләре партнерлары белән хезмәттәшлек итү кирәк – Татарстан Президенты
Татарстанда яңа Дәүләт комитеты барлыкка киләчәк
Парламент утырышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары билгеләп куелды

Спорт

Мөслимдә көрәшче Илдар Шәймиев истәләгенә көрәш ярышы узды

10 июнь 2017, 23:00

Мөслимдә көрәшче Илдар Шәймиев истәләгенә көрәш ярышы узды Командалар арасында Мөслим районы көрәшчеләренә тиңнәр булмады.

(Мөслим, 10 июнь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында көрәшче Илдар Шәймиев истәлегенә районара милли көрәш бәйгесе үтте. Турнирны ел саен Илдарның дуслары балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә оештыра. Әлеге бәйгедә Мөслим спортчылары белән бергә Азнакай, Әлмәт, Актаныш районнарыннан килгән яшь көрәшчеләр дә ярышты.

Егетләр 45 – 75 кг үлчәү авырлыкларында бил алышты. Мөслимнән Ринат Сафиуллин, Рафаэль Иванов, Айдар Шәрифуллин, Азнакайдан Айгиз Вахитов, Айдар Гарипов, Әлмәттән Рафаэль Хәсәншин һәм Искәндәр Гарифьянов үз үлчәү авырлыкларында беренче урынны яулады. Актаныштан Вадим Дорофеев, Илнур Сафиуллин, Азнакайдан Айнур Мәгъданов, Әлмәттән Дмитрий Гайниев, Дамир Мөхәммәдиев, мөслимлеләр Раушан Ахунов, Ленар Латыйпов һәм Динар Хәсәнов икенче урынга лаек булды. Өченче урында – Азнакайдан Илфат Миңнегалиев, Равил Сабирҗанов, Әлмәттән Хәким Добронов, Илшат Шәфыйков, Данил Мусин һәм райондашларыбыз Илнар Шәймөхәммәтов, Алмаз Зарипов, Нияз Хуҗин.

Командалар арасында Мөслим районы көрәшчеләренә тиңнәр булмады. Икенче урында – Азнакай, өченчедә – Әлмәт спортчылары. Җиңүчеләргә медальләр, Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр