ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Хәвеф-хәтәр

Алабугада яшәүчене кырыгалдарлар 145 мең сумга алдаган

10 июнь 2017, 16:59

Алабугада яшәүчене кырыгалдарлар 145 мең сумга алдаган Мошенникларның абонент номерлары Мәскәүдә теркәлгән.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Билгесез затлар банк һәм прокуратура хезмәткәрләре дип алдалап, алабугалының 145 мең сум акчасын алган, дип хәбә ритә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Кичә пенсионер полициягә мөрәҗәгать иткән һәм билгесез затлар шалтыратып үзләрен банк һәм прокуратура хезмәткәрләре дип таныштырулары турында сөйләгән. Кырыгалдарлар элек алынган дарулар өчен акчалата компенсация тәкъдим иткән. Аны алу өчен салым түләүне сораганнар. Хатын-кыз аларның таләпләренә риза булып, хисап счетына 145 мең сум акча күчергән. Пенсионер вәгъдә ителгән компенсация күчмәгәч, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Мошенникларның абонент номерлары Мәскәүдә теркәлгән булуы ачыкланган.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мошенниклар корбаны булмас өчен билгесез затлар мәгълүматларын тикшерегез, аларның абонент номерына акча күчермәгез, шикләнсәгез полициягә мөрәҗәгать итегез, дип кисәтә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр