ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концерты узды
22 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Зур теләк белән уйнадык – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Металлург" командасын отты
Ислам дине нигезендә татар телен сакларга була - Рушан Аббясов

Татар матбугаты

Җәе дә килер, уңышы булырмы – "Ватаным Татарстан" газетасы

10 июнь 2017, 18:02

Җәе дә килер, уңышы булырмы – Июнь аенда һава температурасы нормадан (бездә уртача алганда 17 градус чамасы булырга тиеш икән) бераз гына ким булачак, ди.
(Казан, 10 июнь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Лилия Нурмөхәммәтова). Болай барса, җәй булмас. Соңгы көннәрдә һәркемнең авызында шул сүз. Март аеннан бирле тәрәзә төбендә утыручы помидорларны бакчага күчерер көн юк. Башка елларда бу вакытта алар чәчәк атып, ара-тирә булса да помидорлары күренә иде. Быел исә кыяр утыртырга да куркабыз. Ник дисәк, тишелеп чыккан кабак, ташкабак, бәрәңгеләрне кырау сугып киткәннән соң, халык шиккә калды. Җиләк-җимеш, яшелчә булмас та булмас инде, игеннәрнең хәле ничек икән, дип күпләр борчыла башлады, дип яза " "Ватаным Татарстан" газетасы.
 
“Майның салкын килүе арка­сында үсемлекләрнең үсеше тот­карлана. Дөрес, хәл киеренке  дип әйтә алмыйбыз, – диде Татар­станның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов узган атнада Ми­нистр­лар Кабинетында булган киңәш­мәдә. – Булганны формалаштыру өстендә эш алып барырга кирәк. Көзге культуралар утыртылган мәйданнарда авыруларга һәм чүп үләннәргә каршы чаралар күрелә. Яфрактан тукландыруга игътибарны арттырырга кирәк. Бу эшне башкарырга телә­мәү­челәр уңышны начар алачак”.
 
Тик шунысы бар: һава торышының бу рәвешле “кылануы” аркасында төрле авырулар килеп чыгу кур­кынычы зур икән. Министр әнә шуңа игътибар бирергә куш­ты. Аграр министрны кукуруз, көн­багышка җылы җитмәү дә бор­чый. Көннәр алга таба да җы­лын­маса, терлек  азыгы әзерләүдә кыен­лыклар килеп чыгарга мөм­кин, дип борчыла ул. Кайбер районнарда печәнне бер генә тапкыр чабарга туры килмәгәе. 
 
Белгечләр ни әйтә? 
 
Ни кызганыч, синоптиклар алдагы көннәрдә дә яхшы һава торышы вәгъдә итми. Июнь аенда яңгырлар күп, кояшлы көннәр аз булачак, дип куркыталар. Кояш чыгарга теләмәсә, уңышсыз калмабызмы? Ник дисәк, май ае безне болай да җылы көннәре белән иркәләмәде. Бу чорда нормадан 2 градуска салкын булды. Хәзер менә июнь аенда да җәйнең килүе сизелми. Синоптиклар июньнең беренче декадасында 16 градус җылы булырга тиеш булса да, ул 11-12 градус кына булачак, дип күңелгә тагын шик кертәләр. Алдагы көннәрдә дә матур җәй фаразламыйлар. 5-15 июньдә һава температурасы уртача алганда 14 градус булырга мөмкин икән. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы хезмәткәре, география фән­нәре кандидаты Тимур Әүһәдиев сүзләреннән күренгәнчә, җәй ике атнага соңарып килә.
 
– Сүз дә юк, һава торышы үсемлекләргә бик нык тәэсир итә, – ди Татарстан авыл хуҗа­лыгы фәнни-тикшеренү институтының азык җитештерү бүлеге җи­тәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Олег Шайтанов. – Җылыга бер ияләнгәч, бу көннәр бер дә рәхәт түгел, салкынчарак шул. 2008 елда да май ае менә шулай килгән иде. Гәрчә бу хакта без күптән оныттык инде. 2006 елның мае да җылы килмәде. Әмма ул вакытта быелгы кебек үк салкыннар күп булмады. Шунысын әйтергә кирәк, ул елларда да сабан ашлыгының, күпьеллык үлән­нәрнең үсеше тоткарланды. Әмма көннәр җы­лынгач, яхшы гына үсеп киттеләр.
 
Белгеч сүзләреннән аңла­шыл­ганча, әлегә хафаланырга урын юк. Безнең яктагы үсем­лекләр үзгә үсү сәләтенә ия. Салкында үсми торалар да, җылы һава килүгә, үсешләрендә калган артталыкны куып тоталар икән. “Безнең як үсемлекләре тәү­легенә 1,5-2 см тирәсе үсәргә сәләтле. Көннәр җылыну белән, бу күрсәткеч 4 сантиметрга җитәчәк”, – ди галим.
 
Терлек азыгы җитештерүдә кыенлыклар килеп туарга мөмкин. 
 
– Чыннан да, мондый яң­гырлы, салкын көннәрдә терлек азыгы әзерләү тоткарлыклар белән бара, – ди Шайтанов. – Үсем­лекләрнең үсми торуын яхшыга гына юрарга кирәктер. Бераз гына сабыр итсәк, көннәр җылытуга, азык массасы яхшылап үсеп китәчәк. Алдагы еллардан ким терлек азыгы җитеш­термәбез, шәт. Тик менә беренче кат печәнне чабып алуда оешканлык кирәк булачак. Урыннарда бу эшне озакка сузсалар, икенче тапкыр чабарга печән үсеп җитмәскә мөмкин. 
 
Куркырга кирәкми
 
Озак еллар үсемлекләрне күзәтүче галим басулардагы культуралар, без уйлаганча, вакытны бушка уздырып утырмыйлар, ди. Акрын үссәләр дә, тиешенчә эшкәртелгән басуларда тамыр системасы яхшы шартларда утыра. Корткычлар да зыян салмый. Авыру да борчымый. Башаклар да яхшы үсеш алыр, уңыш та әйбәт булыр дигән өметтә тора.
 
Олег Шайтанов республи­ка­ның корылык циклына кергәнен алдан ук фаразлаган иде. Быелгы җәйгә карата да аның үз фикере бар. “Куркып ятарга кирәкми, җәй барыбер киләчәк. Тик 1978 ел кабатланмасмы дигән шик тә бар. Әмма бу ел инде күптән тарихта калды. Ул чорда климатның җылынуы дигән төшенчә булмады. Соңгы елларда табигать бик зур үзгәрешләр кичерә. 1978 елның кабатлану ихтималы зур түгел. Гомумән алганда, 2017 ел җылы булыр дип уйлыйбыз, – ди галим. – Июнь салкынрак булса да, июль, август айларын 90 процент ышаныч белән әйтергә була, нормадан җылы булачак. Кояшта кызыныр көннәр алда әле безнең”. 
 
Бәрәңгенең хәле ничек?
 
Табигатьнең бу шаяруы бәрәңгегә дә кагылды. 1-9 майда “икенче икмәк” утыртырга гадәтләнгән хуҗалыклар җир өлгергәнне көтеп тәмам интекте. Ахыр чиктә ике атнага соңарып утыртырга мәҗбүр булдык. Бүген безне бер генә сорау борчый: бәрәңгесез калмабызмы?
 
– Әгәр дә сыйфатлы орлык утыр­тылган булса, бернинди дә куркыныч янамый, – ди авыл ху­җалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева. – Көннәр акрынлап җылына башлады. Безнең 24 майда утырткан бәрәңгебез тишелеп чыгарга әзерләнә. Алар акрынлап җир астында формалаша. Тизрәк үсеш алыр өчен көннәрнең тагын бераз гына җылынуы кирәк.
 
Галимә сүзләреннән аң­ла­шыл­ганча, “икенче икмәк” өчен иң кулай температура 22 градус санала. Бик эссе көннәр килә икән, ул киресенчә, начар үсә башлый. “Җирдә дым бар. Гадәттә, безнең якларда бәрәңге 15-20 июньдә тишелеп чыга. Быел да үсеше артта калмас, куып тотар, дип уйлыйбыз”,– ди Фәния ханым. Уңышның һава торышына нык бәйле булуын белдерә ул. Ел яңгырлы килгән очракта, фитофторадан саклану чарасын күрергә кирәк булачак. Артык эссегә китмәсә, авырулар белән көрәш чаралары алып барылса, уңыш яхшы булачак дип фаразлана. Көннәр суык булуның уңай ягы да бар: колорадо коңгыз­лары үрчи алмый. Эссе көннәр башлангач, эшкәртелми утыртылган 10 төп бәрәңгенең берсендә коңгыз күренә икән, агулау эш­лә­рен башларга кирәк, ди галимә. Тагын шунысы бар, быел ашыгып төбенә өймәскә кирәк икән. Бу аеруча голландия технологиясе белән игүчеләргә кагыла. Тиешле үсеш алганнан соң гына бу эшне башкару сорала. 
 
Өметне өзмик
 
Галимнәр фикеренчә, соңгы елларда май, июнь айларының артык җылы булуына халык тәмам ияләште. Шуңа да тизрәк кояшлы көннәр килүен көтә. Соңгы елларда бакчачылар да эшләрне майда төгәлләргә га­дәтләнгән. Быелгы кыраулар бакчачыларны тәмам хафага салган. Гәрчә элек-электән июньнең 10 ысына кадәр кырау төшү ихтималы булса да, без бу хакта күптән оныткан идек инде. Быелгы көчле кырау хәтта кайбер бакчачыларның теплицадагы кыяр-помидорларын да аямады. Чәчәк аткан җимеш агачларына да салкын тиде, дип шик­ләнү­челәр бар.
 
– Кайгырмасыннар, урыны бе­лән җиләк-җимеш булачак, – ди танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов. – Дөрес, Идел буенда, түбәнлекләрдә урнашкан бакчаларда узган ел уңыш биргән алмагачлар, грушалар быел чәчәкне аз аттылар, алар ял итә. Мәсәлән, Биектау районы бакчаларында алмагачлар чәчәк атты, аларда уңыш булачак. Ә менә безнеке кебек Идел буенда урнашкан бакчаларда уңышка өметләнеп булмый. Чәчәкләре чагыштырмача аз булды. Җимеш агачларының уңышы ничек чәчәк атуына бәйле. Суыкларга гына сылтарга кирәкми.
 
Бакчачы галим әйтүенчә, быел бөтен нәрсә соңара. Агачлар да чәчәкне соңарып аткан. Фарсель аганы борчуга салган бер проблема бар. Җиләк-җимеш агач­ларының чәчәкләре сер­кәләнмәгән булырга мөмкин. “Әгәр дә бакчачылар чәчәк­ләрне ясалма юл белән серкәлән­де­рергә өлгергән булса, уңышка өметләнергә була. Тик соңгы елларда серкәләндерүгә игътибар бирми башладылар. Ә бал кортлары ояларыннан чыкмады да диярлек”, – дип борчыла бакчачы.
 
Фарсель абый урыны белән алма булса да, чия уңышы начар булыр дип фаразлый. Чөнки күпчелек җирдә алар чәчәк атмаган. Бакча җиләгенә килгәндә, уңыш булачак икән. “Күзәтүлә­ремнән чыгып шуны әйтә алам, аларның чәчәге күп булды, салкын да алмады. Алар алдагы көннәрдә дә чәчәк атачак”, – ди бакчачы. Кура җиләгенә дә яхшы уңыш фаразлана. Аның чәчәк ату вакыты елның-елында җылы чорга туры килә икән.
 
Тик менә кайбер җиләк-җимеш агач-куакларына быел өмет баглап булмый икән. Кырау­лар төшү аркасында күп кенә бакчачыларның виноградлары туңган. “Температура 0-1 градус булган вакытта җиләк-җимеш, яшелчә культураларына зыян килми. Ә менә 3-4 градус салкын булган урыннарда борчылырлык җир­лек бар. Виноград, төче чия (черешня) кебек җылы яратучы үсемлекләрдән быел уңыш кө­телми”, – ди танылган бакчачы.
 
Фарсель абый кыяр-поми­дорларны ачык һавага утыртырга вакыт җиткәнлеген белдерә. 10нарыннан соң тагын бер салкын көтелә, әмма көчле кырау булмас кебек, ди ул. Әлеге салкын үсемлекләргә зыян ките­рергә тиеш түгел, ди. “14-15 июньнәрдә кыярны турыдан-туры туфракка чәчәргә була инде, – ди Фарсель ага. – Помидорларны да чыгарырга мөмкин. Мин помидорларны ачык һавага күптән чыгарып утырттым. Алданрак чыгар­ганна­рының да кайберләренә зыян килмәде. Яшелчәсез калабыз, дип куркып, өметне өзәргә ярамый, тиешенчә тәрбияләгәндә алар булачак”, – ди бакчачы. 
 
Бал кортлары аера башлады
 
Газета укучыларыбызга яхшы таныш Арча районында яшәүче умартачы Ядкәр Мөхәммәдиев бал кортлары елның ничек киләсен алдан сизә, дип белдерә. Алар быел иртә яздан бик күп аталар чыгарган. Бу ни дигән сүзме? Ата чыгару – аеру, башка чыгу дигәнне аңлата икән. Әлеге атна башында көннәр бераз җылытып торганда кайбер умарталар корт аера башлаган (алдагы елларда бу 25 майдан күзәтелгән, быел бал кортлары да соңарган). Аеру күп булырга охшап тора, аеру булса – бал булачак, ди умартачы.
 
Бүген бал кортлары үзләрен яхшы хис итә. Тик менә май балына быел өмет баглап булмый, ди умартачы. “Минем әлегәчә умарталарга азык куйганым юк. Бу көннәрдә безнең якларда сәрви куагы чәчәк ата, кортлар үзләренә җитәрлек балны җыя алачак, – ди ул. – Ел саен бер төрле көннәр көтәргә кирәкми, – ди Ядкәр Мөхәммәдиев. – 12 еллык цикл­ны онытмыйк. Бал кортларының үз-үзләрен тотышыннан шуны чамаларга була: июньнең икенче декадасында көннәр яхшырачак. Бал булыр. Ходай Тәгалә көнне бирсә, игене дә, балы да, яшел­чәсе дә булачак. 
 
Җәй ничек килер? 
 
Россия гидрометеорология үзәге фаразларына күз салсак, июнь аенда һава температурасы нормадан (бездә уртача алганда 17 градус чамасы булырга тиеш икән) бераз гына ким булачак. Ә менә явым-төшемгә килгәндә, аны­сы нормадан артып китәчәк. Димәк, синоптиклар фаразына ышансак, салкынча яңгырлы июнь көтелә. Ә июль белән августка килгәндә, июльдә нормадан (уртача температура 21 градус) бераз гына җылы булуы фаразлана. Августта исә җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява торган менә дигән ай вәгъдә ителә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр