ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Раил Садриев: Татар баласы өчен милли герой – татарча сөйләшкән ата-анасы
Азербайҗан татарлары Мәүлидне билгеләп үтәчәк
Казан һәм Санкт-Петербургта яңа туристик маршрут булдырыла
Әниләр көнендә Татарстанның Милли музеенда караоке һәм матурлык салоны эшләячәк
Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә

Мәдәният

Сергей Потапов: Чехов кирәк булса – китап укы, Чехов буенча куелган спектакль – ул минеке

10 июнь 2017, 15:08 , Фото: Рамиль Гали

Сергей Потапов: Чехов кирәк булса – китап укы, Чехов буенча куелган спектакль – ул минеке Күренекле саха режиссеры Сергей Потапов Татарстанның өч театры белән спектакль кую турында сүз баруын әйтте.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган театр һәм кино режиссеры, төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестивале кунагы Сергей Потапов милли театрда драматургия кытлыгы проблемасын күрми. Чөнки, аның фикеренчә, нинди генә спектакль куелса да, режиссер – беренчел. Шуңа күрә аның Чеховы да, Шекспиры да – милли. “Автор миңа уйланырга азык бирә һәм мин аны үземчә эшлим, үз спектаклемне куям”, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесе белән аралашканда.

“Бу бит спектакль! Әгәр кемдер мин куйган спектакльне Чеховча түгел дип әйтергә мөмкин. Ләкин, Чехов кирәк икән – китап ал да укы! Ә спектакльне мин куйган икән, димәк, сәхнәдә ул инде – минеке. Ә актерлар – минем сугышчыларым. Режиссер белән актерлар – алар бербөтен”, – диде Потапов.

Фестивальдән соң Сергей Потапов Санкт-Петербургка “Тарас Бульба”ны куярга китә. Аннары чиратта – Минзәлә татар дәүләт драма театры. Анда Азәрбәйҗан классигы Җәвиднең моннан бер гасыр чамасы элек язылган “Иблис” пьесасы куелачак. Спектакль “Россиянең кече шәһәр театрлары” проектына бирелгән акчалар хисабына куела.

Сергей Потапов “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның өч театры белән спектакль кую турында сүз баруын әйтте. Болар – Минзәлә театрыннан тыш, Г.Камал исемендә татар дәүләт академия театры һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры. Сергей, тәкъдим булса, татар классикасын кую мөмкинлеге турында да җиткерде.

Мәгълүмат өчен: Сергей Потапов – күренекле режиссер, “Алтын битлек” Милли театр премиясе лауреаты. Быел “Нәүрүз” фестивале кысаларында ул куйган дүрт спектакль күрсәтелде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр