ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Авыл

Әтнәдә 43 районның ветеринария һәм лаборатория җитәкчеләре катнашында җыелыш узды

9 июнь 2017, 22:00

Әтнәдә 43 районның ветеринария һәм лаборатория җитәкчеләре катнашында җыелыш узды Монда дөньякүләм масштабтагы ветеринария лабораториясе төзелә.

(Әтнә, 9 июнь, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Хәмит Бадиков). Быел терлек азыгын әзерли башлар алдыннан, Әтнәдә 43 районның ветеринария һәм лаборатория җитәкчеләре катнашында җыелыш узды, дип яза районның “Әтнә таңы” газетасы.

«Әтнә - иң алдынгы авыл хуҗалыгы районы. Монда дөньякүләм масштабтагы ветеринария лабораториясе төзелә. Әлегә андый лаборатория Россиядә берәү генә – ул Мәскәүдә урнашкан”, - дип башлады сүзен республика ветеринария җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов. “Ни өчен Әтнәдә төзеләме, чөнки биредә ныклы база бар, ә терлекчелек продукциясе җитештерү буенча бу район Татарстанда гына түгел, Россиядә алдынгылар сафында», - диде ул.

Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Айрат Галимҗанов тармактагы эшчәнлек һәм яңалыклар белән таныштырып узды. Бу уңайдан Алмаз Хисаметдинов та: “Республикада югары технологияләргә ия кайбер хуҗалыклар бар үзе, ә монда район ук югары технологияләргә ия”, - дип билгеләде.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы җитәкчесе Айрат Каюмов уку йорты турында сөйләп, урта чылбыр белгечләрне 4 юнәлештә әзерләүләрен ассызыклады. Республика ветеринария җитәкчесе дә республиканың ресурслар үзәген телгә алып: "Бу техникумда авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү базасы бик җитди. Хәтта югары уку йортлары белән чагыштырсак та, биредә база көчлерәк. Төньяк районнар гына түгел, республиканың якын-тирә районнары монда укытып, белгечләр әзерләргә икешәр абитуриент җибәрергә тиеш", - дип тә өстәде.

Ветеринария станциясе җитәкчесе Рөстәм Һашимов лаборатория эшчәнлеге белән таныштырды. Махсус әзерләнгән фильм да тәкъдим итте. Лабораториядә бик мөһим юнәлешләр буенча эшлиләр. Беренчедән, сатып алган терлек азыгы аксымы күләмен тикшерәләр. Әйтик, сатып алучыга “жмых”та аксым күләме 30 % дип саталар, ә ул азрак булырга мөмкин. Икенчедән, биредә бактерияләрнең маститка сизгерлеген билгелиләр. Фильмда соматик күзәнәкләрне ачыклау, дәвалау, “воспроизводство”, яшь терлекне тәрбияләү технологиясе, тояк кисү профилактикасы буенча да сөйләнелде. Ветеринарлар арасында боларны язып баручылар да булды.

Соңыннан ветеринария өлкәсендә нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән мал табибларын мактау кәгазьләре белән бүләкләделәр. Араларында әтнәлеләр дә бар.

Җыелыштан соң ветеринарлар Әтнә ветеринар станциясендә булдылар, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр