ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әхмәт Мәзһәров: Татар телен белү миңа нык ярдәм итте
Казанда юл инспекторы һәлак булган авария видеосы чыкты
Чаллыда ир-ат үз фатирында янып үлгән
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Экспорт советын төзеде
М.Садыйков Республика онкология диспансеры коллективын яңа баш табиб белән таныштырды

Мәдәният

Театр тәнкыйтьчесе А.Вислов: "Антигона" – милли театрда европача куя алуның ачык мисалы

9 июнь 2017, 10:12 , Фото: Рамиль Гали

Театр тәнкыйтьчесе А.Вислов: Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры "Нәүрүз" фестиваленә Жан Ануйның "Антигона" спектаклен алып килде.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры “Нәүрүз” фестиваленә Жан Ануйның “Антигона” спектаклен алып килде. Спектакльне Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйган. Башдрамтеатр спектакльне ике елга бер үткәрелә торган традицион Казан гастрольләренә дә алып килгән иде. Кичә – фестивальнең дүртенче көнендә Г.Камал театрының зур залында шушы спектакль күрсәтелде. “Татар-информ” спектакльне онлайн трансляцияләде.

Спектакль француз драматургы Жан Ануй пьесасы буенча куелган. Пьеса 1943 елда язылган. Эдип патша үлгәч аның ике улы бер-берсенә юл куярга теләмичә тәхет өчен сугышып үләләр. Тәхеткә бертуганнарның абзые – Креон утыра. Ул Этеоклны зурлап җирләргә, хыянәтче Полиникның җәсәден ташларга куша. Кем дә кем җирләргә омтыла – җәзага тарыячак. Эдипның кызы Антигона абыйсын күмәргә тели, чөнки мәетне җирләмичә калдыру – зур гөнаһ. Креон Антигонаны бу уен ташлауны сорый, үгетли. Антигона үз уеннан кайтмый. Ул карынында бала яралганын белә торып үлемгә бара. Аның белән бергә сөйгәне – Креонның улы Гемон да үлә.

Төп рольне башкаручы Лилия Галина Казанга килә алмау сәбәпле, аның урынына ашыгыч рәвештә Зилия Хәлилованы кертергә туры килгән. Әмма әлеге үзгәреш спектакльнең сыйфатына ыян китермәде. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә театр тәнкыйтьчесе, “Нәүрүз” фестиваленең театр тәнкыйтьчеләре коллегиясе әгъзасы Александр Вислов та билгеләп узды: “Бик катлаулы роль. Минем коллегаларым бу рольдә уйнаган актрисаны мактадылар. Мин Зилия Хәлилова турында да шул ук сүзләрне әйтә алам”, – диде.

“Бу үз заманына бәйле әсәр булса да, Фәрит Бикчәнтәев һәм Гафури театры мине “Антигона”ның пространстводагы чиста трагедия булуына ышандыра алдылар. Бу спектакльне заманчалаштыру омтылышлары булды. Монда андый бурыч куелмаган. Ә чиста трагедия жанры турында фикер йөртелә”, – диде ул. Александр Вислов сценография уңышын “Спектакльнең рәссамы Альберт Нестеров режиссер күзаллавына яраша алган”, – дип билгеләп узды.

“Спектакль европача куелган, ул эре фестивальләрдә башкорт театрын тәкъдим итә ала. “Антигона” милли театрда, аның милли казанышларын югалмыйча, европача куя алуның ачык мисалы булып тора”, – дип өстәде театр белгече.

Сүз уңаеннан, спектакльне театр Уфада үтә торган “Туганлык” халыкара төрки телле театрлар фестивалендә дә күрсәтәчәк – кичә фестивальнең программасы игълан ителде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10