ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Башкортстан вәкилләре Словениядә бал кортларына багышланган конференциядә катнашты
Доллар бәясе 61 сум 67 тиен булды
Казанда Вознесенский тракты төзелеше өчен Сосновкадагы йортлар сүтелмәячәк
Татарстанда гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасында 148 адвокат катнаша
Милли шура рәисе Алтай крае хөкүмәте вәкилләре белән очрашты

Авыл

Алмаз Хисаметдинов Əтнә авыл хуҗалыгы техникумына абитуриентлар китерергә йөкләмә бирде

8 июнь 2017, 11:05

Алмаз Хисаметдинов Əтнә  авыл хуҗалыгы техникумына абитуриентлар китерергә йөкләмә бирде ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария җитәкчесе республиканың төньяк районнарыннан кимендә 3 абитуриент килергә тиеш, дигән фикердә.

(Əтнә, 8 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда Əтнә авыл хуҗалыгы техникумында Татарстан ветеринарларының семинары бара. Җыелышны биредә уздыруның сәбәбе - районның авыл хуҗалыгы өлксендә алдынгы булуы гына түгел, ә техникумның да белгечләр әзерләү өчен ныклы базасы булуда.

Моны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов та билгеләп үтте һәм яшьләрне техникумга укырга китерергә өндәде. "Мондый база хәтта республиканың Ветеринария академиясендә дә юк. Авыл хуҗалыгы өлкәсенә ветеринарларны әзерләү өчен яшьләрне бирегә юлларга кирәк. Ветеринария академиясеннән соң берәүнең дә авылга кайтасы килми. Техникумнан соң исә аларга авыл җирлекләренә кайтып эшләү мөмкинлеге бар. Республиканың төньяк районнары өчен моннан да кулайрак база юк", - диде Алмаз Хисаметдинов һәм Татарстанның төньяк районнарыннан кимендә 3 абитуриентны Əтнә авыл хуҗалыгы техникумына китерергә йөкләмә бирде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10