ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Татар матбугаты

Россиядә бала­ларның 2-6 проценты си­мерүдән интегә – "Ватаным Татарстан" газетасы

7 июнь 2017, 17:04

Россиядә бала­ларның 2-6 проценты си­мерүдән интегә – Узган ел Рос­сия­дә бер кеше 119 килограмм ипи ашаган.

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан"). Соңгы дүрт елда Россия халкына “симерү” диаг­нозы ике тапкыр күбрәк куела башлаган. Роспот­ребнадзор идарәсеннән алын­ган мәгълүматларга караганда, бүген 100 мең кешегә 284,8 симерү очрагы туры килә, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы. Чагыштыру өчен: 2011 елда бу сан 123,65 очрактан да артмаган. Симерү чире, нигездә, 18 һәм аннан да өлкәнрәк яшь­тәгеләр арасында “тамыр җәй­гән”.

Шушы чирдән ин­те­гүчеләр саны буенча Ненец ав­тономияле округы (100 мең ке­шегә – 1031,96 очрак), Алтай крае (975,9 очрак), Пенза өл­кәсе (678,08 очрак) алдынгы сафка чыккан. Табиблар илдә симерүчеләр саны ар­туның төп сәбәбен дөрес тукланмауда күрә. Идарә хисабында китерелгән мәгъ­лү­матлардан аңлашылганча, бүген Россия­дә яшәүче ке­шенең көндәлек туклану рационында шикәр, ипи һәм ит чамадан тыш күп, организм өчен файдалы яшел­чә, сөт ризыклары исә, ки­ре­сен­чә, бик аз.

Саннар те­ленә күчер­сәк, узган ел Рос­сия­дә бер кеше 119 килограмм ипи ашаган. Табиблар исә ел дәва­мын­да ашалган ик­мәк күлә­мен 96 килограм­м­нан да арттырмас­ка куша. Шикәр белән дә шул ук хәл. Узган ел бер россияле ел дә­вамында 38,5 килограмм ши­кәр (нормасы – 24 килограмм) ашаган. Шулай ук бер ел эчендә илдә 73,8 килограмм ит (нормасы – 73 килограмм), 112 килограмм бә­рәң­ге (нормасы – 90 килограмм), 111,8 килограмм яшел­чә (нормасы – 140 килограмм) һәм 233,3 килограмм сөт һәм сөт продуктлары (нормасы – 325 килограмм) ашалган.

Россия Сәламәтлек сак­лау министрлыгының баш диетологы Виктор Тутельян фикеренчә, симерүчеләр саны артуның иң төп сәбәбе – Россиядә яшәүчеләрнең кү­бесендә туклану культура­сы­ның түбән булуы. “Бездә балага ризык ошамаса ниш­лиләр? Иң беренче эш итеп, аңа шикәр өстиләр. Болай эшләргә ярамый. Шул ук конфетларны да атнага бер-икене генә түгел, әллә ничәне ашап юанабыз. Балаларыбызны да чикләми­без. Шуңа күрә симерү чире сабыйлар арасында да үсеш ала”, – ди ул. Белгеч сүзләренә караганда, бүген Россиядә бала­ларның 2-6 проценты си­мерүдән интегә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр