ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов: Финанс авырлыкларга карамастан, Татарстанда күпчелек хуҗалыклар чәчүгә әзер
Васил Шәйхразиев Нижневартовскида татар балалары укыган мәктәптә булды
Мәскәүнең татар зыялылары клубында "Очраштыра язлар дусларны" кичәсе узды
Фатих Сибагатуллин татар матбугатында кызыксындыру җитми дип саный
Татарстанда һава торышы бозыла

Спорт

Казанда Конфедерацияләр кубогы матчларына өстәмә 1200 билет бүлеп бирелде

7 июнь 2017, 12:20

Казанда Конфедерацияләр кубогы матчларына өстәмә 1200 билет бүлеп бирелде Билетларны Халыкара футбол федерациясе порталында һәм төп билет үзәкләрендә генә алып була.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Халыкара футбол федерациясе Конфедерацияләр кубогының иң популяр матчларына өстәмә билетлар булуы турында хәбәр итте. Бу хакта федерациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өстәмә билетларны FIFA.com порталында һәм Халыкара футбол федерациясе төп билет үзәкләрендә генә алып була.

Федерация төрле категориядәге 1000 билет Россия һәм Португалия җыелмаларының Мәскәүдә узачак матчына, 4 нче категориядәге 400 билет шулай ук Мәскәүдәге өченче урын өчен уенга бирелгән. Моннан тыш, 4 нче категориядәге 400әр өстәмә билет Казандагы 3 уенга: Португалия – Мексика, Германия – Чили һәм Россия – Мексика командалары очрашуына алып була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10