ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җәяүлеләр кичүендә машина бәрдергән 19 яшьлек кыз Казан хастаханәсендә вафат булган
"Шыгырдан сөйләшүе" форумында катнашучыларны Чуваш Республикасы башлыгы сәламләде
“Котадгу белег”не затлы китап итеп чыгарырга кирәк — Хатыйп Миңнегулов
Татарстанда Чишмә елгасы пычрану очрагы буенча җинаять эше кузгатылган
Татарстанда “Театр – балаларга” проекты эшли башлый

Мәдәният

Татар театрлары саха режиссеры Сергей Потаповка чиратка тезелә

6 июнь 2017, 20:04 , Фото: Рамиль Гали

Татар театрлары саха режиссеры Сергей Потаповка чиратка тезелә Сергей Потапов - күренекле режиссер, "Алтын битлек" Милли театр премиясе лауреаты.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның дәүләт театрлары күренекле режиссер Сергей Потаповның үзләрендә спектакль куюы турында хыяллана. Россиянең кече шәһәрләре фестиваленнән гран-при белән кайткан Әлмәт татар дәүләт драма театры да Сергей Потаповның үзләрендә спектакль куюын тели. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева үзләренең Тубылда үткән фестивальдә Булгаков әсәрен Потапов куелышында каравын әйтә. Сергей театрга киләсе 2018 елда килергә мөмкин.

Күренекле саха режиссеры Сергей Потапов август аенда Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында “Иблис” спектаклен куячак. Бу хакта “Татар-информ”га Дамир Сәмирханов хәбәр иткән иде. Бүген “Нәүрүз” фестивалендә катнашучы Сергей Потапов үзе дә бу мәгълүматны раслады. Чыннан да, Минзәлә театрында спектакль куячагын әйтте.

Г.Камал театры директоры Илфир Якупов “Нәүрүз” фестивале башланыр алдыннан “Татар-информ” хәбәрчесенә киләсе сезонга куеласы спектакльләр планы әзер булуын һәм Потаповның спектакль куюы каралмаган дисә дә, бүген Сергей матбугат конференциясендә спектакль кую турында сүз булуын билгеләп үтте.

Сергей Потаповның спектакльне бик тиз куюы билгеле. Бүген “Нәүрүз” фестивале кысаларында оештырылган саха театрларына багышланган матбугат конференциясендә Сергей Потапов тиз куюын шаярып, ялкаулыгы белән бәйләп аңлатты. Үзенең соңгы арада азрак укый башлавын, чөнки, нигездә, тәкъдим ителгән әсәрләрне куюын әйтте. “Татар-информ” хәбәрчесе белән аралашканда, тәкъдим булса, татар классикасын да кую мөмкинлеге турында җиткерде.

Мәгълүмат өчен: Сергей Потапов – күренекле режиссер, “Алтын битлек” Милли театр премиясе лауреаты. Быел “Нәүрүз” фестивале аның спектакльләренең ретроспективасын тәкъдим итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр