ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев Алтай краенда Сабан туе мәйданы белән танышты
Башкортстан вәкилләре Словениядә бал кортларына багышланган конференциядә катнашты
Доллар бәясе 61 сум 67 тиен булды
Казанда Вознесенский тракты төзелеше өчен Сосновкадагы йортлар сүтелмәячәк
Татарстанда гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасында 148 адвокат катнаша

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Россия дәүләт тарихы архивы белән хезмәттәшлекне үстерә

1 июнь 2017, 09:37

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Россия дәүләт тарихы архивы белән хезмәттәшлекне үстерә Татарстан Президенты Петербургка эшлекле сәфәре вакытында Россия дәүләт тарихы архивында булды.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Санкт-Петербургка эшлекле сәфәре вакытында Россия дәүләт тарихы архивында булды. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан лидерына архив буенча экскурсияне Россия дәүләт тарихы архивы директоры Сергей Чернявский үткәрә. Ул архив тарихы, документларны саклауны тәэмин итү һәм фәнни эшчәнлек турында сөйләп уза.

Татарстан Президенты документларны цифрлаштыру бинасында, уку залында һәм күргәзмә өлешендә була. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Сергей Виттенең акча реформасының 120 еллыгына багышланган күргәзмә экспонатлары белән таныша.

Архивта Татарстан Президентына Казан өязе һәм татар халкы тарихына багышланган документларны күрсәтәләр.

Рөстәм Миңнеханов,  Сергей Чернявскийга рәхмәт белдереп, архив эшчәнлеген югары бәяли. “Сез, Россия дәүләте тарихының бәһасыз документларын саклауны тәэмин итеп, бик мөһим эш башкарасыз. Татарстан - Россия дәүләт тарихы архивы белән хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына. Мин ышанам, без архив буенча белгечләр арасында тыгыз элемтәләр урнаштыра алачакбыз”, - дип билгеләп үтә ул.

Республика башлыгын Татарстан Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова һәм башка рәсми затлар озатып йөри.

Искәртеп үтик, Россия дәүләт тарихы архивы (РГИА) – дөньядага иң зур архивларның берсе. Бүгенге көндә анда Россия империясе тарихы буенча 6,5 млн документ саклана. Ә гомуми архив фондында 7 млн берәмлектән артык документ тупланган. Коллекциядә күренекле Россия дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең шәхси фондлары, сирәк басма һәм кулъязмалар бар. Уникаль документлар арасында Петр I шәрехләвендә рус әлифбасы проектын һәм 1861 елгы крепостной хокуктан азат итә торган Манифестны күрергә була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10