ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла
Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды
Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли
Шагыйрь Ленар Шәех ”OEBF-2017” Евразия китап форумында җиңү яулаган

Җәмгыять

Тукай районы Теләнче Тамак авылында гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр

29 май 2017, 05:00

Тукай районы Теләнче Тамак авылында гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр Теләнче Тамак китапханәсендә «Туган йорт җылысы» дип исемләнгән кичә узды.

(Тукай, 29 май, "Татар-информ", "Якты юл"Рамилә Шәрифуллина). Тукай районы Теләнче Тамак авылында гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр, дип яза җирле басма.

Теләнче Тамак китапханәсендә «Туган йорт җылысы» дип исемләнгән кичә узды. Авылыбызда матур гомер итүче парлар кичәдә катнашты. Гөлсинә һәм Назыйф Арслановлар, Тәлгать һәм Раушания Фасыйховлар, Ринат һәм Роза Габдрахмановлар, Әхнәф һәм Энҗе Фәхриевлар гаилә кыйммәтләре хакында әңгәмә алып бардылар. Кичә җыр-бию, шигырьләр белән үрелеп барды. Кунакларга истәлеккә Зәрия Вәлиеваның «Бәхет юрап язам» китабы бүләк ителде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр