ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Радик Юльякшинга Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды
Быел Казанда “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашыр дип көтелә
Сызраньда беренче тапкыр “Татар яшьләре лидеры" мәктәбе булды
Киров өлкәсендә юл һәлакәтендә биш кеше, шул исәптән бала үлгән

Мәдәният

Мин беркайчан да популяр булмадым – Мубай

26 май 2017, 10:26 , Фото: Александр Эшкинин

Мин беркайчан да популяр булмадым – Мубай Кичә Мубай, ягъни, Илдар Мөбәрәкшин Казан кафеларының берсендә чыгыш ясады.

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Мубай, ягъни, Илдар Мөбәрәкшин Казан кафеларының берсендә чыгыш ясады. Илдарның таныш һәм киң җәмәгатьчелеккә бигүк таныш булмаган җырларын “Татар-информ” хәбәрчеләре дә тыңлады.

Тамашачыга ул тулы бер концерт программасы тәкъдим итте. Илдар халык җырлары, танылган композиторлар әсәрләре һәм үз җырлары белән беррәттән, совет чоры балачак репертуарыннан “Укытучыма” (“Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...”, Ифрат Хисамов көе), “Яз җитә” (“Кояш көлеп карый безгә, күзләр чагыла...”) кебек җырларны башкарып, кафе кунакларында ностальгия уятты. Тамашачы “Урманнарда йөрдем”, “Син сазыңны уйнадым” кебек классик әсәрләр белән беррәттән, авторның үзе язган җырлар белән дә “сыйланды”. “Минем өчен беренче урында - музыка, сүзләр ипле булырга тиеш. Репертуарымның яртысы үзем язган көйләр, ипсез сүзләргә көй ятмый”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Илдар концертында егермеләп җыр башкарды. Аның чыгышлары җыр белән җыр арасында монолог булмау белән аерылып торды. Ул җырның исеме һәм авторын атау белән генә чикләнде.

“Мин төн уртасында уятсаң да җырлап бирә алырлык профессиональ җырчы түгел, - диде Илдар “Татар-информ” хәбәрчесенә тәнәфестә. Ул үзенең кайчандыр популяр булуы турындагы фикерне кире какты. “Бик сирәк кенә уңайлы сәхнәдә, уңайлы тавыш белән, уңайлы публика җыелган җирдә бик уңышлы килеп чыккан концертлар канат куя иде”, - диде ул. Илдар үзенең концертларда бик сирәк ачылуын әйтте.

Илдар Мөбәрәкшин белән тулы әңгәмәне “Интертат” электрон газетында укый аласыз. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10