ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанның экология тәрбиясе юнәлешендәге иң алдынгы мәктәбе билгеле булды
"Күгәрченнәр белән кызыклы һәм маҗаралы аралашу" хәйрия акциясе Спас районында дәвам итте
Эльмира Шәрифуллинага Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды
Әтнәнең балалар бию төркемнәре республика һәм ил күләмендә таныла
Рөстәм Миңнехановка гражданлык белеме буенча халыкара тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерделәр

Авыл

«Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә орлыкка чәчелгән кукуруз беренче шытымнарын бирде

24 май 2017, 15:00

«Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә орлыкка чәчелгән кукуруз беренче шытымнарын бирде Бүгенге көндә тулы куәтенә силоска кукуруз чәчү бара.

(Тукай, 24 май, "Татар-информ", "Якты юл"). 23 майга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, язгы чәчү 45 мең 400 гектар мәйданда башкарылган. 30 мең 900 гектарда язгы бөртекле, 10 мең гектарда азык культуралары, 860 гектарда кукуруз чәчелгән һәм 170 гектарда бәрәңге утыртылган. «Кама-Бекон» хуҗалыгы чәчүне тулысынча төгәлләде. Калган хуҗалыклар соңгы культуралар – кукуруз һәм берьеллык үлән чәчү, бәрәңге утырту белән мәшгуль, дип яза җирле басма.

«Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә бүгенге көндә тулы куәтенә силоска кукуруз чәчү бара.

– Кукуруз чәчүгә ике МТЗ-82 тракторы һәм икешәр СУПН-8 чәчкече җәлеп ителде, – ди баш агроном Зөфәр Гайфетдинов. – Тракторда тәҗрибәле механизатор Фазыл Фатыйхов һәм Фәнил Биктимиров тырыш хезмәт куялар. Һәрберсе көненә 25шәр гектар кукуруз чәчә. Ашлама һәм орлык белән Илнур Тимергалин тәэмин итеп тора. Чәчү агрегатына орлык салып торучылар – Фәрит Фәйзуллин һәм Петр Тимофеев, – диде баш агроном, Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсе янәшәсендә урнашкан басуны иңләп йөрүче тракторлар ягына күрсәтеп.

– Егетләребезнең һәрберсе дә ышанычлы кешеләр. Тракторга утыртсаң да, урып-җыюга кушсаң да сынатмыйлар, – дип өстәде эшләрнең барышы белән кызыксынып кырга килгән корпорация житәкчесе Фердинант Шәвәлиев.

Корпорациядә чәчүгә 6 май көнне керешкән булганнар. Бүгенгә 600 гектар арпа, 350 гектар орлыкка борчак, 750 гектар сенажга борчак, 700 гектар силоска һәм орлыкка кукуруз тулысынча чәчелгән. Баш агроном сүзләренчә, нибары 100 гектар чамасы кукуруз чәчәсе калган. Көннәр коры торса, 2 көндә чәчүне төгәлләргә ниятлиләр. Хуҗалык кырларында иң беренче булып чәчелгән арпа, борчак һәм орлыкка кукуруз беренче шытымнарын инде биргән.

Һава температурасының нормадан түбән булуы чәчелгән культураларга нинди йогынты ясавы турында баш агрономнан сорашам.

– Бернинди тискәре яклары да юк, киресенчә, бик килешле. Җирдә дым бар – бу иң мөһиме. Көннәр эссе тормагач, төрле бөҗәкләр да очып йөрми. Үткән елларны арпа чыгу белән корт сырып ала иде, – дип аңлатты Зөфәр Мөнәвир улы.

Мең гектар мәйданны биләгән көзге бодай да кышны яхшы чыккан. Көздән үк тукландырылган бодайны, тагын икенче кат аммиак селитрасы белән дә тукландырганнар «Тукай азык-төлек корпорациясе» хезмәтчәннәре, диелгән район хәбәрендә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10