ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзәндә яшәүче ир-ат каенанасының каберен казымакчы булган

23 май 2017, 21:07

Яшел Үзәндә яшәүче ир-ат каенанасының каберен казымакчы булган Ир-ат тоткарланган, аннан читкә чыкмау турында язу кәгазе алынган.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә яшәүче 32 яшьлек ир-атка карата «Үлгәннәрнең җәсәден мәсхәрәләү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.

Тикшерү фаразлары буенча, ир-ат 2003 елда Яшел Үзән зиратына җирләнгән каенанасы каберен казырга теләгән. Каберне ул исерек килеш балалар көрәге белән казырга уйлый. Ир-ат җирләнгән каенанасының алтын эшләнмәләрен – бизәнү әйберләре һәм алтын коронкасын алырга тели.

Яшел Үзән кешесе үзенең явыз ниятен ахырына җиткерә алмый. Аны күреп алалар һәм бу хакта полициягә мөрәҗәгать итәләр. Ир-ат тоткарланган, аннан читкә чыкмау турында язу кәгазе алынган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр