ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Спорт

Чүпрәледә футболчылар район башлыгы кубогына ярышты

23 май 2017, 08:00

Турнирда районның 16 гомуми белем бирү мәктәбе командасы катнашты.

(Чүпрәле, 23 май, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәледә футболчылар район башлыгы кубогына ярышты, дип яза җирле басма.

Турнирда районның 16 гомуми белем бирү мәктәбе командасы катнашты. Яшь спортчыларны тәбрикләргә муниципаль район башкарма комитетының спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлеге начальнигы Руслан Вильданов һәм футбол буенча федерациянең район филиалы җитәкчесе, "Перспектива" МУП оешмасы директоры Валерий Художитков та килгән иде. Әйтергә кирәк, яшь футболчылар арасында район башлыгы кубогына мондый турнирлар моңарчы үткәрелгәне юк иде әле. Шуңа күрә дә беренче мәртәбә кубокны яулау өчен һәр команда зур осталык күрсәтеп уйнарга тырышты. Үтә дә киеренке шартларда узган матчлардан соң Чуваш Чүпрәлесе егетләре кубок иясе булдылар. Икенче һәм өченче урыннарны Зур Аксу һәм Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе командалары яулады. Барлык призерлар Кубоклар һәм Дипломнар белән бүләкләнде. Зур Аксу урта мәктәбе командасыннан һөҗүмче Артем Лаврентьев, Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбеннән капкачы Евгений Батраков һәм Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбеннән сакчы Делүс Мәвлиханов "иң яхшы уенчы" булып танылдылар һәм махсус кубоклар белән бүләкләнделәр.

-Спорт балаларны физик яктан гына түгел, рухи яктан да тәрбияли, ихтыяр көче бирә. Соңгы елларда районда физкультурага һәм спортка зур игътибар бирелә башлады. Спорт заллары яңартыла, яңа жиһазлар алына, универсаль спорт мәйданчыклары төзелә һәм бик күп төрле спорт ярышлары үтә. Укучыларыбыз зона һәм республика ярышларында күркәм нәтиҗәләргә ирешә башлады. Барысы өчен дә без район башлыгы Александр Валерьевич Шадриковка бик зур рәхмәтлебез. Ул үзенең шәхси үрнәгендә сәламәт яшәү рәвешен халык арасында пропагандалый. Хакимият хезмәткәрләренең, авыл җирлекләре башлыкларының, оешма һәм предприятие җитәкчеләренең дә ярышларда катнашуы спортка карата һәркемдә кызыксыну уята,- ди ярышларның баш хөкемдары Валерий Юманов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр