ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Архив

27 майда Казанда пляжларның коену сезонына әзерлеге тикшереләчәк

22 май 2017, 09:05

27 майда Казанда пляжларның коену сезонына әзерлеге тикшереләчәк Татарстан башкаласында быел 4 муниципаль пляж һәм күл буйларындагы 3 урында ял итеп булачак.

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). 27 майда Казандагы дүрт муниципаль пляжның – "Локомотив", "Тирән күл", "Нижнее озеро" һәм "Комсомол күле" коену урыннарының  әзерлеген махсус комиссия тикшерә. Моннан тыш яр буенда ял итү өчен корылган махсус өч урын – "Аккош күле", "Зөбәрҗәт күле" һәм Җиңү Паркындагы күл яны да тикшерү узачак.

Бу хакта бүген шәһәр мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитетның гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов җиткерде.

Хәзерге вакытта пляж биләмәләре чистартыла, җиһазлар төзекләндерелә, яр бу линияләрендә су төбен тикшерү һәм  чистарту эшләре алып барыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр