ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Рәсми Татарстан, Авыл

Тукай районының «Ярыш» хуҗалыгы язгы чәчүне төгәлләп килә

20 май 2017, 09:00

Тукай районының «Ярыш» хуҗалыгы язгы чәчүне төгәлләп килә Бүгенге көндә район буенча язгы чәчү 90 процентка башкарылган.

(Тукай, 20 май, "Татар-информ", "Якты юл").  Тукай районының «Ярыш» хуҗалыгы язгы чәчүне төгәлләп килә. Бүгенге көндә район буенча язгы чәчү 90 процентка башкарылган, дип яза район газетасы.

Эшне оештыру осталары булган «Ярыш» хуҗалыгы эшчеләре – бүгенге көндә районда алдынгылар рәтендә. 

– Тырмалауга 27 апрель көнне чыктык, 3 майда чәчә дә башладык. Зәй якларында чәчү тәмамланды. Ул якларда җир атна ун көнгә алданрак өлгерә. Нишлисең инде, табигать үзенекен итә. Җир җитешү белән үк районның бөтен аграрийлары язгы кыр эшләренә тотынды. Моңа кадәр тулы куәткә эшли алмадык – яңгырлар күп булды. Менә хәзер генә ике көн рәттән рәхәтләнеп эшли алу мөмкинлеге эләкте, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Расим Шәйхаттаров. – Бүгенге көндә чәчү эшләрен төгәлләргә ниятләп торабыз, әлеге дә баягы табигать шартлары гына комачауламасын. Берьеллык үлән, катнашазык, арпа тулысынча чәчелеп бетте. Хәзер менә бодайны чәчеп бетерәсе бар. Узган елда бу басуда люцерна үстердек. Билгеле булганча, бу культурадан соң туфрак әйбәт була. Әлеге басуны көздән үк сөреп куйдык, менә хәзер бодай чәчәбез. Аннары инде кукурузга тотыначакбыз. Анысы 200 гектар мәйданны били, – ди җитәкче.

«Ярыш» хуҗалыгы басуларында эш тәүлек буе гөрли – чәчү эшләре ике сменада оештырылган. Әлеге эш графигы районда бердәнбер.

– Хәзер ике җирдә чәчү бара. Биредә тракторчы Рафис Хәмәтов МТЗ-1221 тракторында эшли. Төнге сменага аңа алмашка Рафис Таһиров киләчәк. Шулай ук СЗП – 3,6 чәчкечендә ике егет – Ринат Гыймазиев, Илдус Сазхиев эшли, тагын бер егет ашлама салып тора. Төнгә инде Рөстәм Хәертдинов һәм Илдус Бәдретдиновлар чыгачак, – дип санап чыкты җитәкче.

Алтын сыман кадерле вакытның бер генә минутын да юкка сарыф итмәс өчен эшчеләргә төшке һәм кичке аш басуга ук алып киленә. Авыр хезмәткә җигелгәннәрне кайнар ашлар белән тәэмин итү өчен хуҗалык ашханәсендә тәҗрибәле ике пешекчебез иртәдән кичкә кадәр плитә кырында кайнаша. Берсе – хуҗалыкта биш елдан артык хезмәт куючы Равилә Әхмәтвәлиева, икенчесе – Сәһибә Атаханова.

«Алар пешергән һәр ризык телеңне йотарлык тәмле», – диләр эшчеләр. Пешекчеләрдән көн саен күпме күләмдә аш пешерүләре белән дә кызыксынам. 60 литрлы кәстрүлне тутырып пешерәләр икән! Аңа бәрәңгесен дә кул белән чистартасы, калганын да кулдан эшлисе. «Кайнар су агып тора – монысы иң мөһиме», – дип тыйнак кына эш шартларыннан канәгать булуларын да әйттеләр алар.

Гомумән, хуҗалыкта бер кеше дә тик утырмый. Әле күптән түгел 200 башлык сыер абзарының түбәсен алмаштырганнар, тагын бозау һәм бозаулату абзарының түбәсен тулысынча ябарга ниятләп торалар. Җитәкче сүзләренчә, алга таба 200шәр мең тонна силос һәм сенаж сыйдырышлы базга да капиталь ремонт ясау планлаштырылган.

Сөт җитештерү күрсәткечләренә килгәндә, алар да зарланырлык түгел. Бүгенге көндә 360 баш савым сыердан көн дә 5 мең тоннадан артык сөт савыла. Бу бер шартлы башка 14 литрдан артык дигән сүз. Район буенча яхшы күрсәткеч. Расим Шәйхаттаров сүзләренчә, 9 май көнне 265 тана җәйләүгә күчкән. Аларны кышын асраган абзарларны киләсе кышкы сезонга әзерли башланнар – юалар, чистарталар. Шушы көннәрдә тагын бер кавым сыер җәйләүгә күчерелгән, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10