ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов: “Машина төзү тармагында без дөрес юнәлештә эшлибез”
Президент киңәше буенча Oskar c7c5 төркеме исемен алыштыра
Оешмалар, вузлар, министрлыклар, Фәннәр академиясенең үзара эшчәнлеге кирәк – Президент
Рөстәм Миңнеханов республикада йөк ташу оешкан төстә координацияләнергә тиешлеген әйтте
Арча районының Кечкенә Өчиле авылы булган урында Г.Ахунов истәлегенә “Ахун чишмәсе” ачыла

Җәмгыять

Ютазы районының асрамага бала алган өлкәннәренә һөнәрманнар ярдәмгә килде

19 май 2017, 22:00

Ютазы районының асрамага бала алган өлкәннәренә һөнәрманнар ярдәмгә килде Үсмер балалары белән авыр вәзгыять туган өлкәннәр үзләрен борчыган шактый сорауларга җавап тапты.

 (Ютазы, 19 май, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Бүген Ютазы районы Урыссуның 2 санлы мәктәп базасында асрамага һәм уллыкка бала алган гаиләләр психологлар белән очрашты, дип яза район газетасы.

Чарага килгән Бөгелмә шәһәренең әти-әнисез калган балаларны гаиләгә урнаштыруда ярдәм итүче һәм мондый гаиләләргә ярдәм кулы сузучы үзәк белгечләре асрамага һәм уллыкка бала алган әти-әниләр, әби-бабайлар белән күчеш яшенә җиткән үсмерләрнең психологик халәте, тәртибе турында бик җылы һәм дустанә сөйләшү алып барды.

Үсмер балалары белән авыр вәзгыять туган өлкәннәр үзләрен борчыган шактый сорауларга җавап тапты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр