ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Раил Садриев: Татар баласы өчен милли герой – татарча сөйләшкән ата-анасы
Азербайҗан татарлары Мәүлидне билгеләп үтәчәк
Казан һәм Санкт-Петербургта яңа туристик маршрут булдырыла
Әниләр көнендә Татарстанның Милли музеенда караоке һәм матурлык салоны эшләячәк
Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә

Фән һәм мәгариф

Татар егете Фәннур Вәлиуллин Россиянең иң яхшы яшь ювелиры дип танылды

19 май 2017, 21:57

Татар егете Фәннур Вәлиуллин Россиянең иң яхшы яшь ювелиры дип танылды Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы студентлары Краснодарда – WоrldSkills Russia-2017 милли чемпионатында җиңде.

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы студентлары Краснодарда – WоrldSkills Russia-2017 милли чемпионатында җиңеп кайтып килә.

“Безнең Фәннур Вәлиуллин “Ювелир эше” компетенциясе буенча беренче урын алды, – дип юлдан хәбәр итте “Татар-информ”га техникум директоры Рушания Сәүбәнова. – Бик катлаулы сынаулар үтәргә туры килде. Эшләрне халыкара экспертлар карады. Без җитди имтиханнарга әзер булып бардык”.

Исегезгә төшереп узабыз, Татарстан җыелма командасы милли чемпионатның гомумкоманда зачетында икенче урын алды. Ярышлар 15-19 майда Краснодар шәһәрендә узды. Татарстаннан 81 конкурсант катнашты. Татарстан командасы 16 компетенция буенча беренче урын алды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр