ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов: “Машина төзү тармагында без дөрес юнәлештә эшлибез”
Президент киңәше буенча Oskar c7c5 төркеме исемен алыштыра
Оешмалар, вузлар, министрлыклар, Фәннәр академиясенең үзара эшчәнлеге кирәк – Президент
Рөстәм Миңнеханов республикада йөк ташу оешкан төстә координацияләнергә тиешлеген әйтте
Арча районының Кечкенә Өчиле авылы булган урында Г.Ахунов истәлегенә “Ахун чишмәсе” ачыла

Җәмгыять

Айрат Зариповны Татарстанның «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләделәр

19 май 2017, 20:21 , Фото: Рамиль Гали

Айрат Зариповны Татарстанның «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләделәр Республика матбугат hәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенә бүләкне Татарстанның Премьер-министры тапшырды.

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин Республика матбугат hәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зариповка Татарстанның «Фидакарь хезмәте өчен» медален тапшырды.

Татарстанның Премьер-министры сүзләренчә, Айрат Зариповның агентлыгы профессионалларча эшли һәм һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә кайный.

«Сезне Татарстан Матбугат көне белән тәбрик итәм. Сезнең һөнәрегез искиткеч, әмма гадәти түгел. Сез, алгы рәттә торып, барлык хәбәрне беренчеләрдән булып беләсез», – дип котлады республика журналистларын Алексей Песошин.

Сүз уңаеннан, «Фидакарь хезмәте өчен» медале Татарстанның дәүләт, икътисад, социаль һәм мәдәни үсеше, республиканың икътисадый һәм фәнни мөмкинлекләре өлкәсендәге хемәтнең югары уңышлары өчен бирелә.

Искәртеп үтик, бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстанның журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге XX нче «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр