ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда Алексей Толстойның 200 еллыгына багышланган чаралар оештырыла
Инфантино: Казан – Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятен берләштерүче казан ул
Чили футбол җыелмасы баш тренеры Казанны яратып өлгерүен җиткерде
Чили җыелмасы Конфедерацияләр кубогының финалына чыкты
Оскар Юнысов Бауман урамында яңа альбомының яңгырашын тикшерде

Җәмгыять

Ялларга һава торышының бозылуы көтелә

19 май 2017, 20:05

Ялларга һава торышының бозылуы көтелә Республика районнарында яңгыр, яшен, урыны белән боз яву ихтималы да бар.

(Казан, 19 май, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы берничә көндә һава торышының бозылу ихтималы бар.

Иртәгә, 20 майда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшеп көтелми. Көньяк-кнбатыштан талгын җил исә. Һаваның температурасы төнге сәгатьләрдә – +7..+12, көндез +20..+25 градус җылы булачак. Казанда да яңгырлар көтелми: төнлә – +9..+11, көндез +22..+24 градус җылы.

21 майда көндез инде яңгырлар, яшен көтелә һәм урыны белән боз яву ихтималы да бар. Көньяк-көнбатыштан искән җил юнәлешен үзгәртә һәм төньяк-көнбатыштан исә башлап, кыска вакытка шактый көчәя – тизлеге секундына 15-20 метрга җитә. Һава температурасы төнлә – +10..+15, көндез +16..+21,урыны белән +24 градуска кадәр җылы булачак.

22 майда яшенле яңгырлар, көчле җил кабатлана. Һава температурасы сизелерлек түбән төшә: төнлә –  +3..+8, көндез +9..+14 градус кына җылы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр