ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда Алексей Толстойның 200 еллыгына багышланган чаралар оештырыла
Инфантино: Казан – Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятен берләштерүче казан ул
Чили футбол җыелмасы баш тренеры Казанны яратып өлгерүен җиткерде
Чили җыелмасы Конфедерацияләр кубогының финалына чыкты
Оскар Юнысов Бауман урамында яңа альбомының яңгырашын тикшерде

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре Яшь эшмәкәрләр форумында катнашты

19 май 2017, 19:34 , Фото: president.tatarstan.ru

Татарстан Президенты ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре Яшь эшмәкәрләр форумында катнашты Чара барышында яшь эшмәкәрләр үзләренең инвестицион проектларын тәкъдим иттеләр.

(Казан, 19 май, “Татар-информ”). Бүген Казанда узган ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендәге өченче Яшь эшмәкәрләр форумында катнашучылар белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисади саммиты кысаларында «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узды.

Беренче тапкыр әлеге форум Казанда 2015 елда узган. Чараның максаты авторлар проектына ярдәм күрсәтү һәм аларны проект идарәсенең яңа сыйфатына өйрәтү аша Россия яшьләре һәм мөселман илләре мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру шартларын булдыру.

Быел форумда 18 илдән (Россия, Әфганстан, Азәрбәйҗан, Иордания, Йемен, Кувейт, Ливан, Марокко, Нигерия, Пакистан һәм башкалар) 88 кеше катнашты.

Чара барышында яшь эшмәкәрләр үзләренең инвестицион проектларын тәкъдим итте. Онлайн-укыту, югары технологияле медицина, халыкка транспорт хезмәте күрсәтү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа фикерләр яңгырады.

Рөстәм Миңнеханов барлык тәкъдим ителгән проектларга югары бәя бирде. Ул форум җирлегенең, бердәм фикерле яңалыкка омтылучы яшьләрне үзенә тартып, активлашканын белдерде.

Шулай ук очрашуда республика вице-премьеры – Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстанның махсус икътисадый зоналары һәм республика технопаркы вәкилләре катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр