ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чистайда яңа магнит-резонанс томография үзәге ачылды
Ык буе авыллары Сабан туе делегатларына бәйрәмнең гимнын тәкъдим иттеләр
Яр Чаллыдагы Тинчурин бульвары Республика көнендә ачылачак
Экстремизмга каршы теманы яктырткан эшләр бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Ел башыннан Татарстанда алкоголь белән агулануның 349 очрагы теркәлгән

Рәсми Татарстан

Төрекмәнстан Татарстан өчен һәрвакыт стратегик партнер булды – Рөстәм Миңнеханов

19 май 2017, 20:33 , Фото: president.tatarstan.ru

Төрекмәнстан Татарстан өчен һәрвакыт стратегик партнер булды – Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан делегациясе белән очрашты.

(Казан, 19 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Мәҗлесенең канун чыгару һәм норма комитеты рәисе Сердар Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге Төрекмәнстан делегациясе белән очрашты. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисади саммиты кысаларында «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Сердар Бердымөхәммәдовка форумда катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовка Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә игътибар биргәне өчен рәхмәтен җиткерергә кушты.

Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, Төрекмәнстан Татарстан өчен һәрвакыт стратегик партнер булды: «Безнең халыклар тирән тарихи рухи-мәдәни җепләр һәм уңышлы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр белән бәйләнгән».

Республика Президенты фикеренчә, бүген үзара бәйләнеш өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә, аларны нәтиҗәле кулланырга кирәк. Аерым алганда, нефть чыгару, машина төзү, энергетика, авыл хуҗалыгы комплексы, фармацевтика һәм медицина, химик продукция белән тәэмин итү кебек юнәлешләрдә элемтәләрне үстерү өчен шактый мөмкинлекләр бар.

Рөстәм Миңнеханов Россия белән Төрекмәнстан арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм дуслыкны ныгытуга юнәлдерегән Татарстан һәм Төрекмәнстанның киләчәктәге хезмәттәшлегенең мөһимлеген белдерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр