ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүнең "Динамо" командасын тар-мар итте
Рөстәм Миңнеханов Россия оборона министры урынбасары белән хезмәттәшлек турында фикерләште
Балаларны татарчага өйрәтә торган "Tatar baby" сайты һәм паблигы яңартылачак
Россия чемпионатында Татарстанның 6 көрәшчесе алтын медаль яулаган
Зиннәтулла Билалетдинов Йолдызлар матчында Харламов дивизионын җитәклиячәк

Рәсми Татарстан, Дин

Р.Миңнеханов Казан ханнары җәсәден җирләү йоласында: Күптәнге теләк бүген тормышка аша

19 май 2017, 18:58 , Фото: Рамиль Гали, Ильнар Тухбатов

Р.Миңнеханов Казан ханнары җәсәден җирләү йоласында: Күптәнге теләк бүген тормышка аша
Казан ханнары җәсәдләре җир куенына салынды.

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан Кремлендә тарихи вакыйга. Казан ханнары – Олуг Мөхәммәд улы Мәхмүт хан һәм Мөхәммәт Әминнең җәсәдләре җир куенына иңдерелде. 1977 елда Казан Кремлендә табылган ханнарның каберләре мавзолей-төрбәгә урнаштырылды. Җәсәдләрне күмү дини йоласында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар катнашты. Әлеге чара махсус Болгар җыены алдыннан, бөтен Россия мөселманнары, мөфтиләр, хәзрәтләр, имамнар Казанга җыелу вакытына туры китерелде.

Церемония перезахоронения казанских ханов Махмуда и Мухаммед-Эмина

Искәртеп үтик, Казанның 1000 еллыгы алдыннан Казан Кремле ныклап өйрәнелә башлагач, Сөембикә манарасы тирәсендә Казан ханнары сөякләре табыла. Моңарчы алар Археология музеенда сакланды. Галимнәребез белдергәнчә, бу сөякләр 1467 елда вафат булган Мәхмүт хан һәм 1518 елда вафат булган Мөхәммәдәмин ханныкы.

Башта Кол Шәриф мәчете каршында җеназа намазы укылды. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев намазга ният кылды, ханнар рухына җеназаны Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин укыды. Дүрт җәсәдне тәкбир әйтеп дин әһелләре Сөембикә манарасы каршындагы мавзолей-төрбәгә китерде. Җәсәдәләрне җир куенына салганчы, Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев шушы вакыйганың әһәмиятен билгеләп узды.

Церемония перезахоронения казанских ханов Махмуда и Мухаммед-Эмина

“Без бүген тагын бер истәлекле, тарихка зур хәрефләр белән язылырлык вакыйга шаһитлары. Бүген шанлы дәүләтебез булган ханлыгыбызда идарә иткән ханнарның җәсәдләрен җир куеына тапшырабыз. Бу вакыйга безнең үзаңыбызны үстерүгә, “шундый юлбашчыларыбыз булган” дип балаларыбызга сөйләргә мөмкинлек бирә”, – дип белдерде Баш казый.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында соңгы елларда халкыбызның тарихына зур игътибар бирелүен ассызыклады. “Үзебезнең җирлек, халкыбызның, дин тарихына игътибар юнәлтәбез. Ханнарыбызның җәсәдләрен җир куенына урнаштырабыз. Бу күптәнге теләк, бүген ул тормышка аша. Мин археологларга, архитекторларга, дин әһелләренә рәхмәтлемен. Бу бик изге һәм кирәк эш”, – дип мөрәҗәгать итте Президент.

Церемония перезахоронения казанских ханов Махмуда и Мухаммед-Эмина

Минтимер Шәймиев бүген тарихи урында чираттагы тарихи вакыйга булуын шәрехләде. “Бу урында сугыш та игълан ителгән, монда солых та төзелгән, килешүләр дә булган. Бу бай һәм катлаулы тарихыбыз урыны. Казан Кремлендә археологлар башкарган эшләрнең бүген җимешләрен күрәбез. Моннан 40 ел элек казу эшләре барганда җәсәдләрне тапкан булганнар. Аннары озак вакыт тикшеренү эшләре барган. Нинди ханнар булуы ачыкланды”, – дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе. Ул ханнарның җәсәдләре мөселман дине йолаларына туры китерелеп җирләнгәне өчен, дин әһелләренә рәхмәтен җиткерде. Шушы эшне гамәлгә ашырган барлык шәхесләргә рәхмәтле булуын белдерде.

Церемония перезахоронения казанских ханов Махмуда и Мухаммед-Эмина

Тәлгать Таҗетдин чыгышында адәм баласының туфрактан яратылганын, шул туфракка кире кайтырга тиешлеген искәртте. “Кешенең җаны чыкты исә, бәдәне туфракка кайтарылырга тиешле, әгәр дә кайтарылмаса, бәлаләр тагы да күбәя. Электән әби-бабайларыбыз, яңгыр озак яумаса, “карагыз әле, берәр кайда кабер ачылмаганмы икән, адәм баласының сөякләре чыкмаганмы икән, тизрәк күмик” дип борчыла башлаганнар. Һәркайда эзләгәннәр. Иманлы кеше, Аллаһыны таныган кеше исән килеш тә, җаны чыкканнан соң да нәҗес булмый ул, аның кадере бар. Бөтен халык, милләтләрдә шулай озату бар”, – дип билгеләп үтте Тәлгать Таҗетдин. Баш мөфти дәүләт белән идарәчеләрнең абруен билгеләп үтеп: “Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу-галәйһи-вә-сәллам “табиб булмаган җирдән кач, ләкин солтан, җитәкче булмаса, ул урынга аяк та атлама”, ди. Ягъни, анархия, башбаштаклык булырга тиеш түгел. Әүвәл Аллаһ, аннары патша, аннары ата – шушы тәртип, бу вертикаль булырга тиеш. Шул вакытта гына эшләр төзек була”, – ди ул.

Церемония перезахоронения казанских ханов Махмуда и Мухаммед-Эмина

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән укыды һәм чыккан Коръәннәрне багышлау өчен дога кылды. Аннары җәсәдләрне төрбәгә алып кереп урнаштырдылар. Дүрт табутны берәм-берәм алып кергәч, Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин ясин чыкты.

Церемония перезахоронения казанских ханов Махмуда и Мухаммед-Эмина

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы баш архитекторы Рөстәм Зәбиров журналистларга хан җәсәдләренең күн белән тышланган агач табутларга җиргә салынганын, өстенә ком сибелгәнен, аннары өстән тагын 20 см бетонланачагын әйтте. Бер атна эчендә каберләрне өстән пыяла аша карап булачак. “Мәхмүт хан династиядә йә беренче, йә икенче хан булган. Ул Казан ханлыгын булдырган Олуг Мөхәммәд улы. Йә Олуг Мөхәммәд улын шундук тәхеткә утырткан, йә үзе кыска вакыт кына идарә иткәннән соң хан иткән”, – дип сөйләде Рөстәм Зәбиров. Ул яңа төрбәнең элеккесеннән аерылып торуын әйтте. Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы белән килештереп, яңасында җир астына керү юлы ясалганын билгеләп узды. Туристлар төрбәгә кереп, каберләрне махсус пәрдә рәвешендә куелган пыяла аша карый алачак. Шулай ук, каберләрне пыяла аша өстән дә күреп булачак. Рөстәм Зәбиров табутларда казулар вакытында табылган орнаментлар төшерелгәнен әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр