ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фәрит Дәүләтшин: Кино караучылар белән ешрак очрашырга иде
Нурбәк Батуллин Рудольф Нуриев турында хореографик спектаклен яңартырга теләми
"Төркиләр алтыны" II Халыкара төрки яшьләр форумы Казанда үтәчәк
II Бөтендөнья онлайн контроль эшенә санаулы сәгатьләр калып бара
Галимә Фәүсия Мәргәнова себер татарлары мәкальләре җыентыгын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә

Дин

Рөстәм Миңнеханов: Үзебезне үзебез кайгыртмасак, безнең мәсьәләләрне беркем дә хәл итми

19 май 2017, 18:29 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов: Үзебезне үзебез кайгыртмасак, безнең мәсьәләләрне беркем дә хәл итми Президент татар дин әһелләре форумы делегатлары белән очрашты.

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Бүген ислам илләре белән дә нәтиҗәле хезмәттәшлек алып барыла, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Г.Камал театрында барган VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында.

Исегезгә төшереп узабыз, Казанда 18-20 майда VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уза. Форум пленар утырышының икенче өлешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Президент республика җитәкчеләре исеменнән Казанга килгән кунакларны сәламләде.

Пленарное заседание VIII Всероссийского форума татарских религиозных деятелей «Национальная самобытность и религия». Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.фото Р.Кадыров

«Форум уңышлы узар һәм күп файдалы гамәлләр башкарылыр, – ди Президент Р.Миңнеханов. – Сигезенче тапкыр бу форумны үткәрәбез. Бу бик кирәкле һәм мөһим җыен. Бөтен Россиядән сезне чакырып, үзебезнең динебез, телебез, гореф-гадәтләребезне саклау буенча күп кенә мәсьәләләр хакында сөйләшәбез. Дини юнәлештә шактый эшләр башкарыла. Теләгем шул: күңелгездә йөрткән уйларыгызны уртага салып сөйләшегез, моңа мөмкинлек бар. Без сезгә таянабыз. Мәчетләр торгызыла, китаплар бастырыла, мәдрәсәләр ачыла – болар барысыда безнең милләтебез өчен мөһим. Үзебез турында үзебез кайгыртмасак, безнең мәсьәләләрне беркем дә хәл итәчәк түгел. Бу мәсьәләләр Татарстанда уңайрак хәл ителә. Читтә яшәүче милләттәшләребез өчен авыррак икәнен дә аңлыйм. Шуңа күрә бердәм булсак, проблемаларны җиңелрәк хәл итәчәкбез».

Татарстан Президенты үз чыгышыннан соң Россиянең төрле төбәкләреннән килгән иң актив дин әһелләренә Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырды.

Пленарное заседание VIII Всероссийского форума татарских религиозных деятелей «Национальная самобытность и религия». Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.фото Р.Кадыров

Дини форумда Сахалин өлкәсе, Приморье крае, Еврей Автоном өлкәсе, Амур өлкәсе, Хабаровск крае, Магадан өлкәсеннән ислам дине әһелләре килде. Быелгы форумга беренче тапкыр катнашучы төбәкләр дә бар: Еврей Автоном өлкәсе, Амур өлкәсе, Хакасия Республикасы, Брянск өлкәсе, Лепецк өлкәсе – шундыйлардан. Татар дин әһелләре форумына килгән иң зур делегация Башкортстан Республикасыннан. Әлеге тоөбәктән барлыгы 140 дин әһеле катнаша.

Форумның беренче көнендә татар дин әһелләре “Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге”, “Болгар Ислам академиясе – милли-рухи фикерне тергезү үзәге”, “Мәчет һәм татар гаиләсе”, “Ислам дине һәм күпкырлы матбугат” дип аталган секцияләргә бүленеп эшләде. Әлеге секцияләрдә резолюция дә кабул ителде.

Пленарное заседание VIII Всероссийского форума татарских религиозных деятелей «Национальная самобытность и религия». Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.фото Р.Кадыров

VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына Россиянең 68 төбәгеннән меңнән артык делегат килде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр