ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фәрит Дәүләтшин: Кино караучылар белән ешрак очрашырга иде
Нурбәк Батуллин Рудольф Нуриев турында хореографик спектаклен яңартырга теләми
"Төркиләр алтыны" II Халыкара төрки яшьләр форумы Казанда үтәчәк
II Бөтендөнья онлайн контроль эшенә санаулы сәгатьләр калып бара
Галимә Фәүсия Мәргәнова себер татарлары мәкальләре җыентыгын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә

Фән һәм мәгариф

Татарстан JuniorSkills III милли чемпионатында икенче урынны яулады

19 май 2017, 18:04 , Фото: Министерство образования и науки РТ

Татарстан JuniorSkills III милли чемпионатында икенче урынны яулады Республикага беренче урын бер командага туры килүче балл саны буенча эләкте.

(Казан, 19 май, "Татар-информ"). Татарстан җыелма командасы Краснодарда узган JuniorSkills III милли чемпионатында гомумкоманда исәбе буенча икенче урын яулады. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Гомумкоманда беернчелегендә җиңүне Мәскәү җыелма командасы яулады. Республикага беренче урын бер командага туры килүче балл саны буенча эләкте.

JuniorSkills III милли чемпионаты 15-19 май көннәрендә Краснодарда узучы "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia-2017) V милли чемпионаты кысаларында үткәрелде. Биредә барлыгы 305 укучы көч сынашты.

Мәктәп укучылары ике яшь төркемендә (10-13 һәм 14-17 яшь) 19 компетенция буенча ярышты. Татарстан командасы вәкилләре түбәндәге ярышларда беренче калды:


• "Аэрокосмик инженерия" – Казанның 35 нче номерлы мәктәбе;
• "CAD инженер дизайны" – Казан милли тикшеренү техник университетының (КАИ) Инженерлык лицее;
• "Лабораториядә химик анализ" –Түбән Каманың 9 нчы номерлы урта мәктәбе;
• "Мобиль робот техникасы" – 36 нчы номерлы инновацион технологияләр лицей-интернаты һәм Яр Чаллының 57 нче гимназиясе;
• "Прототиплаштыру" – Азнакайның 4 нче номерлы лицее;
• "Санлы программа идарәсе белән булган станокта токар эше һәм “Фрезер эшләре” – Казан Милли тикшеренү техник университетының Инженерлык лицее.

"Лабораториядә химик анализ ясау" компетенциясе буенча икенче урынны Түбән Каманың 9 нчы мәктәбе һәм Менделеевскның 1 нче номерлы мәктәбе алды.

"Мехатроника" буенча өченче призлы урынга Әлмәтнең 20 нче номерлы мәктәп укучылары лаек булды. Шулай ук өченче урын "Прототиплаштыру" буенча Яр Чаллының 53 нче мәктәбенә, ә "Электромонтаж эшләре" буенча Казан Милли тикшеренү техник университетының  Инженерлык лицеена эләкте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр