ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чистайда яңа магнит-резонанс томография үзәге ачылды
Ык буе авыллары Сабан туе делегатларына бәйрәмнең гимнын тәкъдим иттеләр
Яр Чаллыдагы Тинчурин бульвары Республика көнендә ачылачак
Экстремизмга каршы теманы яктырткан эшләр бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Ел башыннан Татарстанда алкоголь белән агулануның 349 очрагы теркәлгән

Спорт

Идел буе һәвәскәрләр хоккей лигасы җиңүчеләрне ачыклый

19 май 2017, 17:19

Идел буе һәвәскәрләр хоккей лигасы җиңүчеләрне ачыклый Бу көннәрдә лиганың С дивизионы финал уеннары белән сезонга нокта куйды.
(Казан, 19 май, "Татар-информ"). Профессиональ хоккей командалары КХЛда, йә булмаса Югары хоккей лигасында алка куганда, Татарстанда үзешчән хоккейчыларга да үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бар: республикада Идел буе һәвәскәрләр хоккей лигасы үз турнирын уздыра. 
 
Әлеге турнир башкалада инде җиденче ел рәттән оештырыла. Лигадагы командалар барлыгы 4 дивизионга бүленеп уйный. Осталыкларына карап командалар өчен: A, B, C, D дивизионнары каралган. Бу көннәрдә лиганың С дивизионы финал уеннары белән сезонга нокта куйды.
 
Биектау районында үткән әлеге дивизионның өч җиңүгә кадәр дәвам иткән финал ярышларында “Интер” командасы "ТНА" хоккейчыларыннан өстен чыкты. Сериядә исәп – 3:0 (5:0, 4:0, 4:1). Дивизионда өченче урынны "Зарница" егетләре яулады. Җиңүче команда – "Интер"ның составын Балтач егетләре тәшкил итә. Лигадагы чыгышларын D дивизионында башлаган команда, анда беренче сезонда ук җиңүче була һәм югарырак – С дивизионына күтәрелә. Оештыручылары – Илшат Шакиров команда алдында алдагы сезонда тагын да югарырак максатлар куя.
 
Шулай итеп, С һәм D дивизионнарында уеннар быелга тәмам, В дивизионында уеннар дәвам итә.
 
Сүз уңаеннан, лиганың А дивизионында “Теләче” командасы җиңүче булган иде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр