ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Җәмгыять

"Мегафон" үз проблемаларын вирус атакасы белән бәйләми

19 май 2017, 16:13

"Мегафон"ның техник белгечләре элемтәне торгызу эшләрен башкара, якын арада аларны төгәлләргә ниятли.

(Казан, 19 май, "Татар-информ"). "Мегафон" үз проблемаларын вирус атакасы белән бәйләми, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га әлеге оешма матбугат хезмәте.

"Хәзер Мәскәүдә һәм берничә башка шәһәрдә тавыш элемтәсе белән вакытлы кыенлыклар күзәтелә. Шалтыратуның уңышлылыгы (сыйфаты) кимү– 30 процент. "Мегафон"ның техник белгечләре элемтәне торгызу эшләрен башкара, якын арада аларны төгәлләргә планлаштыра", – дип хәбәр итте "Татар-информ"га оешманың җәмәгатьчелек белән элемтә белгече Екатерина Архипова.

Шул ук вакытта, компаниядә билгеләп үткәнчә, мобиль Интернет гадәти режимда эшли һәм шалтыратуларны мессенджерлар (Телеграм, WhatsАpp һ.б.) аша башкарып була.

"Соңгы 20 минут эчендә ММЧ тарафыннан "Мегафон" дагы техник проблемаларны Wanacry вирус атакасына бәйле булу ихтималы турында сораулар килде. Җавап бирәбез – безнең бу ике вакыйганы бәйләрлек нигез юк. Челтәр җиһазының бер элементында авария булды. Бу кимчелекне тиз арада бетерү өчен кулдан килгәннең барын да эшлибез", – дип өстәде Екатерина Архипова.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк "Татар-информ" "Мегафон", "Билайн" ("Вымпелком" компаниясе бренды) һәм Yota мобиль операторлары клиентларының элемтә белән кыенлык туганы турында язып чыкты. Беренче булып, бу хакта "Мегафон" хәбәр итте, аның артыннан ук "Билайн" һәм "Yota” үз проблемалары хакында әйтте. Мобиль интернет гадәти режимда эшли.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр