ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Татар дөньясы

Татарның дәүләтчелеге булган, безнең ханнарыбыз булган - Җәлил хәзрәт Фазлыев

19 май 2017, 16:19 , Фото: Ильнар Тухбатов

Татарның дәүләтчелеге булган, безнең ханнарыбыз булган - Җәлил хәзрәт Фазлыев Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Баш казые ханнар кабере дәүләт тоткан татарның горурланырлык урыны булсын иде, дигән теләген белдерде.

(Казан, 19 май, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Баш казые, Казан ханнарын күмүгә багышланган чарада чыгыш ясап, татар халкының дәүләтчелеге булганлыгын искәртеп үтте. 

“Татар халкының дәүләте булган, безнең ханнарыбыз булган. Ханнар күмелгән урын безгә, безнең балаларга шуның белән горурлана ала торган урын булсын иде”, - диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Казан Кремле музей-тыюлыгында Казан ханнары җәсәдләрен җир куенына иңдерү чарасы бара. Җәсәдләрне күмү дини йоласында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10