ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мөфти Илдар Мөхәммәдшин Эстониядә Беренче мәхәлләне татарлар оештырганын әйтте
Парламентта халыкның Татарстанда сәгать поясын алыштыру турындагы мөрәҗәгатен карадылар
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе быел унөченче тапкыр уздырыла
Татарстан Язучылар берлеге Габдулла Тукай туган көне уңаеннан тантаналы чараларга чакыра
24 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар дөньясы, Дин

Ханнарыбызның җәсәдләрен җир куенына урнаштыру - изге эш - Рөстәм Миңнеханов

19 май 2017, 15:16

Ханнарыбызның җәсәдләрен җир куенына урнаштыру - изге эш - Рөстәм Миңнеханов Чараны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтә.

(Казан, 19 май, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Казан Кремле музей-тыюлыгында  бүген Казан ханнары җәсәдләре җир куенына иңдерелә. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев,  Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев багышлау үткәрде, ханнар рухына җеназаны Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин укыды. 

"Бүген зур вакыйга - ханнарыбызның җәсәдләрен җир куенына урнаштырабыз. Бу - күптәнге теләк, ул теләк тормышка аша. Мин археологларга, дин әһелләренә рәхмәт әйтәм, бу - изге эш", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Әлеге чараны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтә. Трансляцияне карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/78/

Исегезгә төшереп узабыз, 1977 елда Казан Кремлендә табылган хан сөякләре Археология музеенда торды. Галимнәребез белдергәнчә, бу сөякләр 1467 елда вафат булган Мәхмүт хан һәм 1518 елда вафат булган Мөхәммәт Әмин ханныкы. Казан ханнары сөякләрен Рамазан ае башланганчы, Казан Кремлендәге мавзолейга җирләргә дигән карарга киленде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10