ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Теләчедә боз сарае ачты
Марат Әхмәтов: Татар көрәше – милләтебезнең җаны ул
Бүген Илһам Вәлиевнең классик концертын «Татар-информ» онлайн күрсәтә
Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Теләче районына килде
Казанда ЮХИДИ Киров районында 13 яшьлек малайны бәрдереп киткән машина йөртүчене эзли

Дин

Бүген җирләнәчәк Казан ханнары рухына җеназа намазы укылды

19 май 2017, 15:07

Бүген җирләнәчәк Казан ханнары рухына җеназа намазы укылды Әлеге чараны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтә.

 (Казан, 19 май, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Казан Кремле музей-тыюлыгында җир куенына иңдереләчәк Казан ханнары рухына җеназа намазы укылды. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев багышлау үткәрде, җеназаны Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин укыды.

Җәсәдләрне күмү дини йоласында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша.

Әлеге чараны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтә. Трансляцияне карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/78/

Исегезгә төшереп узабыз, 1977 елда Казан Кремлендә табылган хан сөякләре Археология музеенда торды. Галимнәребез белдергәнчә, бу сөякләр 1467 елда вафат булган Мәхмүт хан һәм 1518 елда вафат булган Мөхәммәт Әмин ханныкы. Казан ханнары сөякләрен Рамазан ае башланганчы, Казан Кремлендәге мавзолейга җирләргә дигән карарга киленде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр