ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чистайда яңа магнит-резонанс томография үзәге ачылды
Ык буе авыллары Сабан туе делегатларына бәйрәмнең гимнын тәкъдим иттеләр
Яр Чаллыдагы Тинчурин бульвары Республика көнендә ачылачак
Экстремизмга каршы теманы яктырткан эшләр бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Ел башыннан Татарстанда алкоголь белән агулануның 349 очрагы теркәлгән

Татар дөньясы

Казан ханнарының җәсәдләрен җирләү чарасы башланды

19 май 2017, 14:41

Казан ханнарының җәсәдләрен җирләү чарасы башланды Әлеге чараны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтә.

(Казан, 19 май, "Татар-информ"). Казан Кремле музей-тыюлыгында Казан ханнары җәсәдләрен җир куенына иңдерү чарасы башланды. Җәсәдләрне күмү дини йоласында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша.

Әлеге чараны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтә. Трансляцияне карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/78/

Исегезгә төшереп узабыз, 1977 елда Казан Кремлендә табылган хан сөякләре Археология музеенда торды. Галимнәребез белдергәнчә, бу сөякләр 1467 елда вафат булган Мәхмүт хан һәм 1518 елда вафат булган Мөхәммәдәмин ханныкы. Казан ханнары сөякләрен Рамазан ае башланганчы, Казан Кремлендәге мавзолейга җирләргә дигән карарга киленде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр