ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Раил Садриев: Татар баласы өчен милли герой – татарча сөйләшкән ата-анасы
Азербайҗан татарлары Мәүлидне билгеләп үтәчәк
Казан һәм Санкт-Петербургта яңа туристик маршрут булдырыла
Әниләр көнендә Татарстанның Милли музеенда караоке һәм матурлык салоны эшләячәк
Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә

Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин: Журналистлар әзерләүне дәүләт күзәтчелегенә алырга кирәк

19 май 2017, 15:58 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин: Журналистлар әзерләүне дәүләт күзәтчелегенә алырга кирәк ТР парламенты җитәкчесе кадрлар әзерләү мәсьәләсе үзен борчуын белдерде.

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Журналистларны әзерләүне дәүләт контроле астына алырга кирәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген республика ММЧ мөхәррирләре белән очрашу вакытында шундый фикер җиткерде.

Журналистларны әзерләү мәсьәләсе үзен бик борчуын да билгеләп үтте ул.

“Элегрәк район газеталары глобаль темалар күтәрә иде. Хәзер исә “вакландылар”. Эш нидә, дип сорагач, кадрлар җитми, диләр”.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, профессионал кадрлардан башка, үзешчәннәр белән генә, республикада масштаблы бурычлар үтәп булмый.

“Журналистиканың дәрәҗәсе төшәчәк, газеталар, тоныкланып калып, укучылары азаячак. Тапшырулар "соры"ланыр, аларны караучылар кимер. Шул чагында сез читтә калачаксыз”, - диде ул.

“КФУда журналистлар әзерләү бара. Ул факультетка безгә җитди алынырга кирәк. Без бу эшкә керешербез. Журналистлар династияләре булдырырга кирәк. Әгәр гаиләдә журналистлар бар икән, балаларны да бу һөнәргә җәлеп итәргә кирәк. Журналистикада очраклы кешеләр булырга тиеш түгел”, - дигән фикердә Фәрит Мөхәммәтшин.

Аңа җавап итеп, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов: “Журналистика факультетында хәзер бюджет урыннары бик аз. Шуңа да уку йорты җитәкчелеге безнең алда дәүләт заказын булдыру бурычы куя. Без укыячак кешеләр өчен түләргә тиеш булабыз”, - диде.

“Белем бирүне коммерцияләштерәләр. Шул исәптән, федераль университетта да. Журналистлар әзерләүне дәүләт контроленә алырга кирәк. Бу - мөһим, дәүләт дәрәҗәсендәге эш”, - дип нәтиҗә ясады парламент рәисе.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр