ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фәрит Дәүләтшин: Кино караучылар белән ешрак очрашырга иде
Нурбәк Батуллин Рудольф Нуриев турында хореографик спектаклен яңартырга теләми
"Төркиләр алтыны" II Халыкара төрки яшьләр форумы Казанда үтәчәк
II Бөтендөнья онлайн контроль эшенә санаулы сәгатьләр калып бара
Галимә Фәүсия Мәргәнова себер татарлары мәкальләре җыентыгын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә

Дин

Айрат Бәдретдинов: Татарстанда хәләлнең киләчәге зур

19 май 2017, 17:51 , Фото: Салават Камалетдинов

Айрат Бәдретдинов: Татарстанда хәләлнең киләчәге зур Хәләл маркасына ышаныч барлыгын үз җилкәбездә тоябыз, ди «Чаллы-фуд» оешмасының генераль идарәчесе.

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Бүгенге көндә «Чаллы-фуд» оешмасы 200 тоннага якын продукция җитештерә. 1 июльдән бөтен продукцияне хәләлгә күчерәчәкбез, диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә «Чаллы-фуд» оешмасының генераль идарәчесе Айрат Бәдретдинов «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисади саммит кысаларында хәләл индустриянең RUSSIA HALAL EXPO халыкара күргәзмәсе ачылышында.

Открытие выставки Халяль-индустрии - RUSSIA HALAL EXPO

«Хәләл ризыкка өстенлек бирүчеләр артканнан-арта бара, -  ди Айрат Бәдретдинов. - Мөселман кардәшләребез белән бергә башка диндәгеләр дә хәләл ашауны хуп күрә башладылар. Хәләл маркасына ышаныч барлыгын шәхсән үз эшчәнлегебездә ачык тоябыз. Безнең компания хәләл маркасын 2015 елда алды. Ә ярты ел эшләгәч, шундый фикергә килдек; 2017 елда бөтен җитештерүне хәләлгә күчерергә. Хәзер без берничә көн - гадәти, ә берничә көн хәләл ризыклардан гына ит ризыклары җитештерәбез. Хәләлгә тулаем күчкәч, җитештерүне 200 дән 350 тоннага күтәрергә исәп тотабыз. Татарстанда хәләлнең киләче зур дип саныйм. Һәр кешенең үз юлы, чиста күңел белән эшләсәң, барысына да җитешергә һәм уңыш казанырга мөмкин, дип саныйм».

Открытие выставки Халяль-индустрии - RUSSIA HALAL EXPO

Исегезгә төшереп узабыз, 18-20 май көннәрендә Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисади саммит кысаларында хәләл индустриянең RUSSIA HALAL EXPO халыкара күргәзмәсе бара.

Мондый проектлар Таитарстандагы эшмәкәрләр өчен бик кирәк, дип саный Айрат Бәдретдинов. «Россиянең башка төбәкләрендә эшләп килүче коллегаларыбыз белән танышабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Хезмәттәшлек күперләре салабыз, бәлкем продукциябезне алар яшәгән төбәкләргә дә чыгару мөмкинлеге туар»,- ди. А.Бәдретдинов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр