ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Теләчедә боз сарае ачты
Марат Әхмәтов: Татар көрәше – милләтебезнең җаны ул
Бүген Илһам Вәлиевнең классик концертын «Татар-информ» онлайн күрсәтә
Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Теләче районына килде
Казанда ЮХИДИ Киров районында 13 яшьлек малайны бәрдереп киткән машина йөртүчене эзли

Җәмгыять

“Татар-информ”да климат үзгәрү һәм якын көннәрдәге һава торышы турында сөйләячәкләр

19 май 2017, 14:31

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак.

(Казан, 19 май, "Татар-информ"). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында дүшәмбе, 22 майда,  11.00 сәгатьтә матбугат конференциясе климат үзгәрүгә һәм аның табигать һәм социаль-икътисади нәтиҗәләргә китерүгә бәйле төп проблемаларына багышлана. Шулай ук конференциядә Татарстан Республикасында якын көннәрдә булачак  һава торышы турында да сөйләячәкләр.

Матбугат конференциясендә журналистлар сорауларына КФ(И)Уның  Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институты директоры Светлана Селивановская, КФ(И)Уның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев һәм Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь җавап бирәчәк.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.
Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр