ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фәрит Дәүләтшин: Кино караучылар белән ешрак очрашырга иде
Нурбәк Батуллин Рудольф Нуриев турында хореографик спектаклен яңартырга теләми
"Төркиләр алтыны" II Халыкара төрки яшьләр форумы Казанда үтәчәк
II Бөтендөнья онлайн контроль эшенә санаулы сәгатьләр калып бара
Галимә Фәүсия Мәргәнова себер татарлары мәкальләре җыентыгын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә

Җәмгыять

Лениногорскилылар “Эшкә – велосипедта” акциясенә кушылды

19 май 2017, 17:00

Лениногорскилылар “Эшкә – велосипедта” акциясенә кушылды Шашин, Морякова, Тукай урамнарында иртән-иртүк бу файдалы транспортта ашыгучы кешеләрне очратырга була иде.

(Лениногорск, 19 май , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Россия күләмендә уздырыла торган бу чарада лениногорскилылар да читтә калмады, дип хәбәр итә район газетасы сайты.

Иртән сәгать җидедә үк шәһәребез урамнарыннан “тимер ат”ларда җилдерәтеп үттеләр. Иң беренчеләрдән булып велосипедта эш урынына шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов килде. Башкарма комитетта эшләүче кызлар да көлешә-көлешә велосипедта килеп җитте.

Шашин, Морякова, Тукай урамнарында иртән-иртүк бу файдалы транспортта ашыгучы кешеләрне очратырга була иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр