ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов: “Машина төзү тармагында без дөрес юнәлештә эшлибез”
Президент киңәше буенча Oskar c7c5 төркеме исемен алыштыра
Оешмалар, вузлар, министрлыклар, Фәннәр академиясенең үзара эшчәнлеге кирәк – Президент
Рөстәм Миңнеханов республикада йөк ташу оешкан төстә координацияләнергә тиешлеген әйтте
Арча районының Кечкенә Өчиле авылы булган урында Г.Ахунов истәлегенә “Ахун чишмәсе” ачыла

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Казан ханнары җәсәдләре җир куенына иңдерелде

19 май 2017, 16:28 , Фото: Ильнар Тухбатов

Казан ханнары җәсәдләре җир куенына иңдерелде Казан ханнары Мәхмүт һәм Мөхәммәт Әмин җәсәдләрен күмү тантанасында Татарстан Президенты катнашты.

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан ханнары җәсәдләре җир куенына иңдерелде. 1977 елда Казан Кремлендә табылган ханнарның каберләре мавзолей-төрбәгә урнаштырылды.

Җәсәдләрне күмү дини йоласында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев багышлау үткәрде, ханнар рухына җеназаны Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин укыды. 

Искәртеп үтик, Казанның 1000 еллыгы алдыннан Казан Кремле ныклап өйрәнелә башлагач, Сөембикә манарасы тирәсендә Казан ханнары Мәхмүт һәм Мөхәммәт Әминнең сөякләре табыла. 

Җәсәдләрне җирләү тантанасы  Болгар җыены алдыннан - махсус, бөтен Россия мөселманнары, руханилар, мөфтиләр, хәзрәтләр Казанга җыелу вакытына туры китерелде.

Исегезгә төшереп узабыз, 1977 елда Казан Кремлендә табылган хан сөякләре Археология музеенда торды. Галимнәребез белдергәнчә, бу сөякләр 1467 елда вафат булган Мәхмүт хан һәм 1518 елда вафат булган Мөхәммәт Әмин ханныкы. Казан ханнары сөякләрен Рамазан ае башланганчы, Казан Кремлендәге мавзолейга җирләргә дигән карарга киленде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр