ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фәрит Дәүләтшин: Кино караучылар белән ешрак очрашырга иде
Нурбәк Батуллин Рудольф Нуриев турында хореографик спектаклен яңартырга теләми
"Төркиләр алтыны" II Халыкара төрки яшьләр форумы Казанда үтәчәк
II Бөтендөнья онлайн контроль эшенә санаулы сәгатьләр калып бара
Галимә Фәүсия Мәргәнова себер татарлары мәкальләре җыентыгын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда балалар мәйданчыгында 14 яшьлек ир бала үлгән

19 май 2017, 15:34

Яшүсмер бетон урна аша сикереп чыкмакчы булган, әмма абынып, башы белән җиргә килеп төшкән.

(Казан, 19 май, "Татар-информ”). Чаллыда балалар мәйданчыгында алган җәрәхәттән 14 яшьлек ир бала үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Әлеге фаҗига кичә кич 27 комплекста булган. Яшүсмер бетон урна аша сикереп чыкмакчы булган, әмма абынып, башы белән җиргә килеп төшкән. Социаль челтәрдәге мәгълүмат буенча, шаһитлар, ясалма сулыш алдырып, йөрәгенә массаж ясаганнар, әмма ярдәм итә алмаганнар.  Медицина хезмәткәрләре килгәндә, бала клиник үлем хәлендә булган. БМСПга китерелгәч, аның гомере өзелгән.

Хәзерге вакытта әлеге хәлне ачыклау эшләре бара.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр