ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чистайда яңа магнит-резонанс томография үзәге ачылды
Ык буе авыллары Сабан туе делегатларына бәйрәмнең гимнын тәкъдим иттеләр
Яр Чаллыдагы Тинчурин бульвары Республика көнендә ачылачак
Экстремизмга каршы теманы яктырткан эшләр бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Ел башыннан Татарстанда алкоголь белән агулануның 349 очрагы теркәлгән

Дин

Дин әһелләре халыктан ерак - Рушан хәзрәт Сәйфетдинов

19 май 2017, 12:53

Дин әһелләре халыктан ерак - Рушан хәзрәт Сәйфетдинов Сарытаудан килгән дин әһеле бүгенге муллаларны мәгълүматчы гына, дип атады.

(Казан, «Татар-информ», 19 май, Мөршидә Кыямова). "Бүген дин әһелләребез, муллаларыбыз халыктан ерак. Алар мәчетләрдә мәгълүматчы булып кына торалар", - дип белдерде “Милли тормыш һәм дин” VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Сарытау өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Сарытау өлкәсе Энгельс шәһәре мәхәлләсе имам-хатыйбы Рушан хәзрәт Сәйфетдинов.

Бүген Казанда “Милли тормыш һәм дин” VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы бара. Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында уза торган пленар утырышта Россиянең 68 төбәгеннән 957 делегат катнаша. Форумны Россия ислам институты ректоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин алып бара.

«Дин әһелләренең халык белән аралашулары аз, - ди – Рушан хәзрәт Сәйфетдинов. - Элек - революциягә кадәр - мәчетләребез мөселманнарның үзәге иде. Мөселманнарыбызның тормышы урамда нинди тәртип белән алып барыла, хәзер шулай бара. Мәхәлләләребез юк. Россия җирендә яши торган мөселманнарның язмышы бигрәк тә катлаулы. Заманында эшләп килгән 14 мең мәчеттән совет заманында 100ләбе генә калдырылган иде. Шулай да әби-бабаларыбыз безгә динне җиткерде. Халкыбызда күркәм гореф-гадәтләр яшерен рәвештә башкарылып килде. Менә шул вакытта дин тәртипләре турында сүз алып барылды, халык катнашында динебез сакланды. Бүгенге муллалар татарның гореф-гадәтләреннән ераграк шул».

Сарытаудан килгән делегат форум оештыручыларга рәхмәтен һәм үз тәкъдимен дә җиткерде. «Очрашуыбыз һәрвакыт җомга көненә туры китерелә. Без Казанда йөргәндә, үз төбәкләребездәге мәчетләрдә халык җомга намазыннан коры кала. Шәһәр җирендә мулланың урынбасарлары булса, алар җомганы уздыра, ә авылдагылар юк. Киләчәктә дин әһелләре форумын башка көнгә күчерсәк. яхшырак булыр иде», - диде хәзрәт.

Пленар утырыш барышында Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев тә чыгыш ясады. Ул борынгы мираска игътибарны арттыруга кирәклеген, яңа ачылачак Болгар ислам академиясендә татар дин галимнәрен өйрәнү, аларның хезмәтләрен бастыруны оештырырга, Калиниград өлкәсендә мәчет ачарга һ.б. мәсьәләләрне күтәреп чыкты. Мордовия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе Зәки хәзрәт Айзатуллин ислам диненең бүгенге җәмгыятьтәге роленә тукталып узды.

Бүген пленар утырыш үз эшен төштән соң да дәвам иттерәчәк. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы да көтелә. 20 майда форум делегатлары ТР Спас районы Болгар шәһәрендә узачак “Изге Болгар җыены”нда катнашачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр