ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чистайда яңа магнит-резонанс томография үзәге ачылды
Ык буе авыллары Сабан туе делегатларына бәйрәмнең гимнын тәкъдим иттеләр
Яр Чаллыдагы Тинчурин бульвары Республика көнендә ачылачак
Экстремизмга каршы теманы яктырткан эшләр бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Ел башыннан Татарстанда алкоголь белән агулануның 349 очрагы теркәлгән

Дин, Фән һәм мәгариф

Җәдидчелекне торгызып, төрле өлкәләрдә эшли алучы кадрлар әзерлибез – Рәфыйк Мөхәммәтшин

19 май 2017, 12:38

Җәдидчелекне торгызып, төрле өлкәләрдә эшли алучы кадрлар әзерлибез – Рәфыйк Мөхәммәтшин “Җәдидчелек традицияләрен торгызабыз, шул ук вакытта кадимчелек традицияләре дә якын булырга тиеш”, - дип саный Россия ислам институты ректоры.

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Әгәр без Болгар академиясен җәдидчелек традицияләренә таянып ачып җибәрсәк, без аннан кайсы да булса өлкәдә эшли алучы мөселман зыялыларын чыгарырга тиеш булабыз. Кичә бу хакта, татар дин әһелләренең "Милли үзенчәлек һәм дин" VIII Бөтенроссия форумы кысаларында, “Болгар ислам академиясе - милли дини фикер яңарышы үзәге” секциясендә Россия Федерациясенең ислам белеме буенча совет рәисе, Россия ислам институты ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләп узды.

“Янәсе, җәдидчелек ул - татар исламының йөзе, җәдидчелекне торгызыйк, дип әйтүчеләр күп. Без бу мәсьәләгә үзебезнең фикеребезне ачык итеп әйтергә тиешбез. Әлбәттә, кадимчелек һәм җәдидчелек - безнең тарихта зур әһәмияткә ия юнәлешләр. Җәдидчелекне әйтсәк, ул татар дөньясында зур роль уйнаган. Әмма нәрсә ул җәдидчелек? "Җәдидче мәдрәсәләр кемне әзерләгән?" дигән сорауга җавап бирергә тиешбез”, - дип билгеләп узды Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Ул, җәдидчелек тарихына тукталып, 19 гасыр уртасында татар дөньясында Бохара традицияләрен дәвам иттерүче кадимче мәдрәсәләр эшләгәнен, анда тирән дини белем бирелгәнен билгеләп узды. Әмма, аның әйтүенчә, проблема тирән дини белем алуда түгел, проблема дини белем алган шәхесләрнең кайда эшли алуында. “Кадимчеләр рус телен дә белмәгәннәр, дөньяви фәннән дә белемнәре булмаган. Шуңа күрә 19 нчы гасыр уртасында Гаспралы һәм башкалар, акрынлап, җәдиди мәдрәсәләрне ача башлаганнар. Җәдиди мәдрәсәләрнең төп максаты – дин әһелләре һәм дин галимнәре әзерләү түгел, ә мөселман интеллигенциясен әзерләү. Җәдиди мәдрәсәләрнең программасын карасак, 60-70 процентка кадәр дөньяви фәннәр. Әгәр 60-70 процент дөньяви фәннәрне кертсәк, Болгар академиясеннән кемнәрне әзерләп чыгарабыз без? “Мөхәммәдия”, “Хөсәения”, Уфадагы “Галия” мәдрәсәләреннән кемнәр чыккан? Беренче чиратта, бөтен төрки халыкларның язучы, артист, шагыйрьләре, композиторлары җәдиди мәдрәсәләрдән чыкканнар. Ә дин галимнәре бөтенесе дә кадими мәдрәсәләрдән укып чыкканнар. Шуңа күрә без бу проблеманы ачык итеп куярга тиешбез. Әгәр без Болгар академиясен җәдидчелек традицияләренә таянып ачып җибәрсәк, без аннан кайсы да булса өлкәдә эшләүче мөселман зыялыларын чыгарырга тиеш булабыз. Мәсәлән, мин Россия ислам институтын җәдиди уку йорты дип саныйм. Икътисадчылар, теологлар, лингвистлар, журналистлар – җәдидчелек юнәлеше вәкилләре”, - дип аңлатты Рәфыйк Мөхәммәтшин.

“Бүгенге көндә җәдидчелек традицияләрен торгызып, җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә эшли алырлык кадрлар әзерләп чыгарабыз. Ректор буларак, җәдидчелек традицияләрен торгызып алып барабыз. Ләкин шул ук вакытта кадимчелек традицияләре дә якын булырга тиеш. Шуңа күрә Казан ислам университетын ачтык, ул инде кадимчелек традицияләренә якын. Ул, беренче чиратта, дин галимнәрен әзерләргә тиеш. Аның программасы бөтен дөньядагы ислам уку йортларына якын. Болгар ислам академиясе, уку йорты буларак, нинди традицияләрне дәвам итәргә тиеш? Бүгенге көндә Болгар ислам академиясе дин галимнәрен әзерләүче традицион уку йорты булырга тиеш, чөнки җәдидчелек традицияләрен дәвам итүче юнәлешләребез бар”, - диде Россия ислам институты ректоры.

Ул Болгар ислам академиясендә уку өчен таләпләрне искәртте. Абитуриентларга шундый таләпләр: беренчедән, ул бакалавр булырга тиеш, аның гарәп һәм рус телләрен камил белүе шарт.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр