ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов: “Машина төзү тармагында без дөрес юнәлештә эшлибез”
Президент киңәше буенча Oskar c7c5 төркеме исемен алыштыра
Оешмалар, вузлар, министрлыклар, Фәннәр академиясенең үзара эшчәнлеге кирәк – Президент
Рөстәм Миңнеханов республикада йөк ташу оешкан төстә координацияләнергә тиешлеген әйтте
Арча районының Кечкенә Өчиле авылы булган урында Г.Ахунов истәлегенә “Ахун чишмәсе” ачыла

Рәсми Татарстан

Миңнеханов: Путинга Россия һәм ислам дөньясы мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәтлебез

19 май 2017, 13:13 , Фото: Салават Камалетдинов

Миңнеханов: Путинга Россия һәм ислам дөньясы мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәтлебез “KazanSummit 2017: Россия — Ислам дөньясы” пленар утырышы үткәрелде.

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Айрат Мөхәммәдьяров). Пленар утырыш алдыннан мөһим өлкәләрне чагылдырган KazanSummit турында ролик күрсәтелде. Аннан соң Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дога укыды.

Беренче булып PricewaterhouseCooper компаниясенең чара модераторы вәкиле, ислам финансы эксперты Әшрафф Джамалл чыгыш ясады.

Котлау чыгышы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты.

“Россия һәм ислам дөньясы икътисади багланышлары белән кызыксынучыларны сәламләвем белән шатмын”, - дип башлады үз чыгышын Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук Владимир Путинга Россия һәм ислам дөньясы багланышлары мәсьәләләренә игътибарлы булуы өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук Дәүләт Думасына һәм Федерация Советына да без рәхмәтлебез, - диде.

Рөстәм Миңнеханов KazanSummit форумының традицион темасы булып, ислам инвестицияләре һәм партнерлык проектлары торуын, шулай ук социаль эшмәкәрлек, экология, туризм, ислам мәгарифе һәм башка мәсьәләләр булуын билгеләп үтте. Татарстан Президенты Россиядә һәм Идел буе федераль округында “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017” IX Халыкара икътисади форумы  кысаларында эре һәм бердәнбер Russia Halal Expo күргәзмәсе оештырылуын билгеләп үтте.

“Безнең өчен әлеге мәйдан ислам нигезендә финанслау проблемалары буенча ачык һәм ышанычлы сөйләшү мәйданы булуы белән мөһим”, - дип җиткерде Миңнеханов.
Шулай ук Россиядә Татарстанның партнерлык банкингын тормышка ашыруда пилот төбәк булуын билгеләп үтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр