ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чистайда яңа магнит-резонанс томография үзәге ачылды
Ык буе авыллары Сабан туе делегатларына бәйрәмнең гимнын тәкъдим иттеләр
Яр Чаллыдагы Тинчурин бульвары Республика көнендә ачылачак
Экстремизмга каршы теманы яктырткан эшләр бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Ел башыннан Татарстанда алкоголь белән агулануның 349 очрагы теркәлгән

Җәмгыять

Сәяси партияләр һәм сәяси көчләр Трампка теләгәнчә идарә итәргә бирми — Фәрит Мөхәммәтшин

19 май 2017, 12:11

Сәяси партияләр һәм сәяси көчләр Трампка теләгәнчә идарә итәргә бирми — Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара дәрәҗәдәге хәлләргә бәя бирергә алынмыйм, әмма ул безне бик борчый, диде ТР парламенты җитәкчесе журналистлар белән очрашуда.

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, АКШның сайлап куелган яңа Президенты Дональд Трампка сәяси партияләр һәм сәяси көчләр теләгәнчә идарә итәргә бирми. Бу хакта ул бүген Татарстан Матбугаты көне уңаеннан уздырылган очрашу барышында белдерде.

“Халыкара дәрәҗәдәге хәлләргә бәя бирергә алынмыйм, әмма ул безне бик борчый. Башкалар да моның өчен борчыла һәм сугыш кына чыкмасын, дип тели. АКШның яңа сайлап куелган Президенты Трамп тирәсендәге вакыйгаларны тирәнтен анализлаганнан соң, сәяси партияләрнең, сәяси һәм оппозициядәге көчләрнең аңа теләгәнчә идарә итәргә мөмкинлек бирмәве күренә”, - диде ул.

Соңгы арада Дональд Трампка бәйле вакыйгаларга мисал буларак, парламент рәисе АКШ Президентының Сергей Лавров белән булган очрашуны китерде.

“Минем бу сүзем өчен гафу итегез, әмма матбугат чараларында “чәйнәлә” торган сүзләр соңгы сигналларның берсе булды. Имештер, очрашу барышында, Дональд Трамп Сергей Викторовичка ниндидер сер ачкан. Хәзер Владимир Путин Лавровка нишләп ул сер белән бүлешмисең, сиңа җәза бирергәме әллә, ди. Мәзәктәге кебек, үзләре сөйләгән әкияткә үзләре үк ышана башлый кайберәүләр”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм журналистларны игътибарлырак булырга өндәде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр