ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чистайда яңа магнит-резонанс томография үзәге ачылды
Ык буе авыллары Сабан туе делегатларына бәйрәмнең гимнын тәкъдим иттеләр
Яр Чаллыдагы Тинчурин бульвары Республика көнендә ачылачак
Экстремизмга каршы теманы яктырткан эшләр бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Ел башыннан Татарстанда алкоголь белән агулануның 349 очрагы теркәлгән

Рәсми Татарстан

"INVEST EXPO"да Рөстәм Миңнехановка А145 проекты пассажир судносын тәкъдим иттеләр

19 май 2017, 11:55 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстан Президенты KAZANSUMMIT 2017 пленар утырышы ачылыр алдыннан "INVEST EXPO" күргәзмәсен карады.

(Казан, 19 май, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). “INVEST EXPO” күргәзмәсендә 25 предприятие катнаша. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны КАМАЗ, Горький исемендәге завод, Ак Барс банкы, Иннополис һәм Казан (Идел буе) федераль университет казанышлары белән таныштырдылар. Экспозиция Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017” IX Халыкара икътисади саммит кысаларында оештырылган.

Рөстәм Миңнехановка мәгариф, сәнәгать, эшмәкәрлек һәм башка өлкәләрдәге проектларны тәкъдим иттеләр. Делегация составында Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Тышкы икътисад банкы рәисе Сергей Горьков һәм башка рәсми затлар бар иде. Күргәзмәдә технопарк һәм махсус икътисади зоналар эшчәнлеге белән танышу мөмкин булды. Үз казанышлары белән “Химград” технополисы, “Алабуга” махсус икътисади зонасы, “Иннокам” Кама кластеры, шулай ук “Иннополис” уртаклашты.

Предприятиеләр арасында Президентның игътибарын КАМАЗ һәм Яшел Үзәндәге Горький исемендәге завод җәлеп итте. Беренчеләре биш яңа автомобиль моделе турында сөйләде. Горький исемендәге заводның төп казанышы булып, тиз йөрешле А145 проекты пассажир судносы булды. Аның максималь тизлеге 40 узел, анда бер юлы 150 кеше бара ала. Моннан тыш, суднода VIP кунаклар өчен бөтен шартларны тудырып була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр