ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Казан арты” форумы делегаты: Һәрберебез татарлыгыбыз өчен көрәшсә, киләчәгебез булачак
Чистай районында юл һәлакәтеннән соң 13 яшьлек малай комага китә
Минзәлә районындагы Ык елгасында булган коткару операциясенең фотолары барлыкка килде
Татарстан командасы Коста-Рикага Бөтендөнья роботлар олимпиадасына барачак
Вакансияләр ярминкәсендә пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикләнгәннәргә эш тәкъдим ителәчәк

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Russia Halal Expo күргәзмәсе белән танышты

19 май 2017, 10:52 , Фото: prav.tatarstan.ru

Татарстан Президенты Russia Halal Expo күргәзмәсе белән танышты Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Рөстәм Миңнехановка республикада хәләл базар үсеше турында сөйләде.

(Казан, 19 май, "Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017” IX Халыкара икътисади саммит кысаларында беренче тапкыр оештырылган Russia Halal Expo күргәзмәсе белән танышты.

Республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, “Корстон”да оештырылган экспозицияне карар алдыннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка республикада хәләл базар үсеше, хәләл ризык җитештерүче предприятиеләрнең эше һәм алга таба булган планнар турында сөйләгән.

Күргәзмәдә Россия төбәкләреннән булган 50ләп җитештерүче: Татарстан, Мәскәү, Удмуртия, Самара һәм Чиләбе өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы һәм башка төбәкләрдән катнашучылар була. Чит ил фирмалары, шул исәптән төрек компанияләре дә товарларын тәкъдим итә.

Азык-төлектән тыш, биредә кием-салым, косметика, балалар уенчыклары да куелган. Аерым стендлар туризм һәм медицинага багышланган.

Татарстан Президентын вице-премьер урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан икътисад министры Артем Здунов озатып йөри.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр