ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чит ил студентлары, рус телен белеп, эшкә урнашып була, дип исәпли
КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова татар китабын таныту планын булдырырга тәкъдим итә
Якыннарыгыз хәрби хезмәтнең авырлыгын һәрвакыт сезнең белән бергә кичерә - Р.Миңнеханов
Бахрейн шәехе Мурейхи Татарстан имамнарына дәрес бирде
Михаил Бабич Ватанны саклаучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татар дөньясы

Коломнада Татар мәдәнияте көнендә милли мәдәният һәм әдәбият белән таныштыралар

19 май 2017, 10:33

Коломнада Татар мәдәнияте көнендә милли мәдәният һәм әдәбият белән таныштыралар Татар мәдәнияте көне кунаклары шигырьләр һәм җырлар тыңлап, милли ризыклардан да сыйлана алачак.

(Казан, 19 май, "Татар-информ"). Бүген, 19 майда Мәскәү өлкәсендәге Коломна шәһәрендә Татар мәдәнияте көне үтәчәк. Татар халкының мәдәниятенә һәм әдәбиятына багышланган бәйрәм И.Лажечников исемендәге китапханәдә узачак, дип хәбәр итә Коломна районының Татар милли-мәдәни мохтарияте.

Коломнада татар оешмасы рәсми рәвештә 2010 елдан эшли. Бәйрәмдә татар мохтарияте рәисе урынбасары, җәмәгать эшлеклесе, Кораллы көчләр ветераны Дамир Юсупов татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләр дип көтелә. Ә шагыйрь һәм композитор Стас Бакаев герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына, фашизмга каршы көрәш темасына багышланган программа әзерләгән. Чыгышлар сәнгать коллективларының музыкаль номерлары белән үрелеп барачак. Татар мәдәнияте көне кунаклары милли ризыклардан да сыйлана алачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр