ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чит ил студентлары, рус телен белеп, эшкә урнашып була, дип исәпли
КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова татар китабын таныту планын булдырырга тәкъдим итә
Якыннарыгыз хәрби хезмәтнең авырлыгын һәрвакыт сезнең белән бергә кичерә - Р.Миңнеханов
Бахрейн шәехе Мурейхи Татарстан имамнарына дәрес бирде
Михаил Бабич Ватанны саклаучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Дин

Казаннан "Изге Болгар җыены"на бару өчен өстәмә автобус рейсы булдырыла

19 май 2017, 10:06

Казаннан Болгар шәһәрендә традиция буенча "Изге Болгар җыены" мөселманнар корылтае узачак.
(Казан, 19 май, "Татар-информ") 20 майда "Изге Болгар җыены" мөселманнар корылтае үткәреләчәк көнне "Көньяк" автовокзалыннан өстәмә иртәнге рейс җибәреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә.
 
Теләге булганнар Болгарга автобуста барып кайта ала. "Казан-Болгар-Казан" маршруты буенча даими рәвештә автобус йөри. "Көньяк" автовокзалыннан автобуслар көн саен 10.00 һәм 17.45 сәгатьтә кузгала. Ә Болгардан (музей-тыюлык) көн саен 06.00 һәм 14.00 сәгатьтә китә.
 
Шулай ук әлеге маршрутта шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә туристик юнәлеш оештырылган. Автобуслар "Башкала" автовокзалыннан – 08.40, Болгардан – 16.00 сәгатьтә кузгала. "Көньяк" автовокзалыннан – китү вакыты – 9.00 сәгатьтә.
 
Исегезгә төшерәбез, 20 майда борынгы Болгар шәһәрендә традиция буенча "Изге Болгар җыены" мөселманнар корылтае узачак. Чараны уздыру көнендә "Көньяк" автовокзалыннан 06.30 сәгатьтә китүче махсус өстәмә рейс кертеләчәк. Болгардан бу автобус 15.00 сәгатьтә кузгалачак. Кирәк булса, оператив рәвештә өстәмә рейслар оештыру да күздә тотыла.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр